Биология һәм химия фәннәрен саф татар телендә аңлатам

Асия Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА,

Яшел Үзән районының Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белеем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре. Педагогик стажы – 30 ел

Биология һәм химия фәннәре – бүгенге замана мәктәбенең төп предметлары. Биология – бөтен тере табигать төзелеше, тереклекнең яшәеше турындагы фән ул. Кеше цивилизация булдырса да, табигатьнең бер кисәге булып кала. Без барыбыз да табигать тарафыннан яратылганбыз, табигать белән тыгыз элемтәдә торган очракта гына яшәргә көч табачакбыз.

Биологияне белү – ул барлык организмнарның яшәешен белү дигән сүз. Биология үсешендәге уңышлар төрле юнәлешләр барлыкка килүгә бәйле. Һәр организм билгеле бер мөхиттә яши. Яшәү мохите – табигатьнең бер өлеше, әйләнә-тирәдәге тере организмнарның үзара хезмәттәшлек итүе. Әйләнә-тирәбездә бик күп тере организмнар бар. Бу – үсемлекләр, хайваннар, гөмбә, бактерияләр. Әлеге төркемнәрнең һәрберсе аерым биологик фәнне өйрәнә.

Кеше тормышында биологиянең әһәмияте зур. Дару матдәләренең күбесе үсемлекләр һәм микроорганизмнарның тормыш эшчәнлеге  продуктларыннан алына. Азык-төлек продуктларын күбрәк алу өчен галимнәр яңа сортлы үсемлекләр һәм токымлы хайваннар уйлап таба. Хәзерге вакытта кеше алдында безнең планетада сәламәтлекне  саклау, азык-төлек белән тәэмин итү һәм организмнарның төрлелеген саклау кебек уртак проблемалар аеруча кискен тора.

Белгәнебезчә, биология һәм химия бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.

Минем өчен химия ул – гаҗәеп дөнья, табышмаклар һәм ачышлар, үткән, бүгенге һәм киләчәк дөньясы. Меңләгән һәм дистәләрчә мең матдә, билгесез табигатьтә туа. Практика өчен  бик файдалы һәм мөһим үзлекле фән. Химия безне бөтен җирдә чолгап ала. Ул безнең тормышыбызның чыганагы: косметика, шәхси гигиена чаралары, буягыч матдәләр һ. б. Химиядән башка кешеләр бүген үз көнкүрешен күз алдына да китерә алмый. Шул ук вакытта биология һәм химия – кешеләрне табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә  өндәүче фәннәр. Шуңа күрә аларны «киләчәк фәне» дип саныйлар.

Биология һәрвакыт медицина белән тыгыз бәйләнгән. Барлык биологик теория һәм фәнни тикшеренүләр, биология укытуда гына түгел, ә бәлки диагностикада да кулланыла. Медицина уңышлары биологик тикшеренүләр белән бәйле, шуңа күрә табиб биология өлкәсендә яңа казанышлар турында даими хәбәрдар булырга тиеш. Медицина өлкәсендә биологик тикшеренүләр һәм ачышлар, төрле авыруларны дәвалауда күрсәткән казанышлар буенча берничә мисал китереп була. Мәсәлән, хәзерге шартларда үзеннән-үзе тормыш барлыкка килә алмавын исбатлаган Луи Пастер тикшеренүләре, черү һәм әчешү процесслары фәкать микроорганизмнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә барлыкка килүе, медицина өлкәсендә кискен борылыш ясады һәм  хирургиянең үсешенә этәргеч бирде. Күзәнәкләрне ачу һәм организмнарның микроскопик төзелешен өйрәнү, авыру процессының килеп чыгу сәбәпләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. Шулай ук, түбән төзелешле күп күзәнәкле организмнарның ашкайнату системасын өйрәнү, И.И.Мечниковка иммунитет күренешен аңлатырга ярдәм иткән. Микроорганизмнарның төрара көрәшен өйрәнү буенча тикшеренүләр, күп кенә авыруларны дәвалау өчен файдаланыла торган антибиотикларны ачуга ярдәм итте.

Азакта шуны әйтәсе килә, биология һәм медицина үзара тыгыз бәйләнгән, биологик тикшеренүләрдән һәм теориядән башка медицина үсешен күз алдына китерү кыен.

Тормыш – кыйммәтле бүләк, шуңа күрә дә аны кадерләргә кирәк. Тормышның җирдә кайчан барлыкка килүен галимнәр төгәл әйтә алмый, әмма алар беләләр, күрше планеталарда тормыш юк, бәлки, ул кайчандыр булган, билгеле сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Шуңа күрә без үз планетабызны бәяләргә һәм аның кадерен белергә тиеш. Һәр кешенең ул бер һәм һәрберсенең төрлечә.

Минем уйлавымча, һәр кеше үзенең җирдә яшәвенә сөенергә, шул ук вакытта  кешеләрнең тормышын гына түгел, ә һәр хайванны, бөҗәкне һәм үсемлекләрне сакларга, хөрмәт итәргә тиеш. Шуны да аңларга кирәк: ниндидер ясалма әйберләр булдыру һәм аңа тормыш салу мөмкин түгел. Әмма кешеләр инде роботлар ясарга өйрәнделәр, аларга ясалма интеллект ясадылар; кешеләрне клонлаштырырга телиләр, ләкин аларга җан кертә алмаячаклар.

Без, тормыш алда, яшәргә өлгерәбез әле, дип  уйлыйбыз, әмма бу алай түгел. Вакыт бик тиз үтә, сизми дә каласың, без аны туктата алмыйбыз. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Үз тормышыңның кадерен белеп, һәр яшәгән һәм яшәячәк көнеңә сөенеп яшәргә кирәк, дип мин дәресләремне укучыларыма саф ана телемдә аңлатам.

Гомер берәү, икәү түгел гомер,

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.

Шул гомернең кадерләрен белеп

Яшәргә дә әле яшәргә.

Авыл мәктәбе, укытучысы һәм укучысы яшәргә тиеш!!!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий