Логотип Магариф уку
Цитата:

Икмәк ничек өстәлгә килә?

Гулюа КАМАЛОВА,Казандагы 297 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеБурычлар: Балаларга икмәкнең әһәмияте турында төшенчә бирү, аның нинди зур хезмәт аша безнең өстәлгә килүе хак...

Гулюа КАМАЛОВА,


Казандагы 297 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе


Бурычлар:



  1. Балаларга икмәкнең әһәмияте турында төшенчә бирү, аның нинди зур хезмәт аша безнең өстәлгә килүе хакында белемнәрне системалаштыру.

  2. Онның үзлекләре белән таныштыру, эксперемент аша нәтиҗәләр ясый белүне үстерү.

  3. Игенче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисе, икмәккә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү.


Җиһазлау: компьютер, проектор, магнитофон, аудиоязма «Без инде зурлар, мәктәпкә илтә юллар» 47, 48 нче кисәк; эксперимент өчен он, су, шикәр комы, чүпрә, стаканнар, тәлинкәләр, кашыклар, такталар, иләкләр, алъяпкычлар, баш киемнәре, перчаткалар.


Оештырылган эшчәнлекнең барышы


Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Бүген безгә бик күп кунаклар килде. Әйдәгез, алар белән исәнләшәбез:


Хәерле иртә, миңа!


Хәерле иртә, сиңа!


Хәерле иртә, безгә!


Хәерле иртә, сезгә!


- Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез.


Җавабын табу бик җиңел:


Ул – йомшак, тәмле, хуш исле.


Аның була агы, карасы


Һәм кетердәп торганы.


Ул була ... (икмәк)!


- Әйе, икмәк. Балалар, без бүген сезнең белән менә шундый тәмле, хуш исле икмәк турында сөйләшербез. Ә сез нинди икмәк ризыкларын беләсез? (Ипи, күмәч, печенье, пирог, кабартма, торт һ.б.)


- Әйе, кибеттә нинди генә икмәк ризыклары юк. Алар барысы да бик тәмле. Ә шуларның иң олысы – ипи! Ул һәрвакыт хөрмәттә! Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән кунакларны ипи, тоз белән каршылаганннар. Балалар, ә икмәкнең кайдан килгәнен кем белә? (Җаваплар тыңлана.)


- Ә хәзер икмәк турында слайдлар карап үтик. Икмәк нинди юллар белән өстәлгә килә?


1 слайд. Яз көне, карлар эрегәч, җирләр кипкәч, басуларга тракторлар чыга. Алар җирне эшкәртәләр – сукалыйлар.


2 слайд. Аннан тракторлар сукаларын чәчкечләргә алмаштыралар.


- Балалар, ә ипине орлыктан үстерәләр. Ипи өчен бодай һәм арышныкын кулланалар.Ә чәчкеч орлыкларны җиргә тигезләп чәчә. Әйдәгез, шушы орлыкларны карап үтик.


3 слайд. Бодай, арыш бөртекләре нинди? Аларның охшаш һәм аермалы яклары бармы? (Җаваплар тыңлана.) Бодай орлыгы йомры, ә арышныкы – озынча. Бодай бөртегеннән он хасил булгач, ак ипи, ә арышныкыннан – кара ипи пешерәләр.


4 слайд. Балалар, сез тагын нинди бөртекле культуралар беләсез? (Җаваплар тыңлана.) Рәсемнәр буенча, нәтиҗә ясала. Әйе, солы, куккуруз, карабодай, дөге һ.б. Ә алардан нәрсәләр эшләп була соң? Солыдан он, аны күбрәк малларга кулланалар. Кукуруздан шулай ук он ясыйлар, ризыклар да пешерәләр. Карабодай һәм дөгедән ботка, ашлар пешерәләр.


5 слайд. Орлыклар шытып чыксын өчен, дым, яңгыр кирәк. Әйдәгез, бергәләп яңгыр чакырабыз.


«Яңгыр чакыру»


Яңгыр яу, яу, яу


Иләкләп, чиләкләп,


Пәрәмәчләп, коймаклап.


Арышларның башагы


Ач булмасын, тук булсын,


Ипи-күмәч зур үссен,


Безгә сөенеч килсен!


Яңгыр яу, яу, яу


Ашлык уңсын ызанда,


Ботка пешсен казанда.


Алтын кашык болытта


Нык яварга онытма!


6 слайд. Менә яңгыр да явып китте. Җирләр дымланды.


7 слайд. Дым булгач, орлыклар бүртеп, тишелә башлыйлар. Инде яшел уҗымнар да күренә.


8 слайд. Ашлыклар җәй буе үсә. Агроном басуны карап кына тора. Игенчеләр ашлыкларны корткычлардан агулый, җирләрен эшкәртеп торалар. Ә җәй ахырына ашлыклар сары төскә керә башлый, үсентеләрнең очларында башаклар барлыкка килә.


9 слайд. Ә башак бик күп орлыклардан тора.


10 слайд. Көз көне, башаклар өлгергәч, басуга аларны җыеп алыр өчен, комбайннар чыга. Орлыкларын махсус бакка салып бара. Ә калган өлешен салам итеп җыеп, малларга ашаталар.


11 слайд. Аннан машиналар ашлыкны элеваторга илтәләр.


12 слайд. Ашлыкның бер өлешен он ясаучы комбинатка җибәрәләр, анда аны киптерәләр, чистарталар, эшкәртәләр.


13 слайд. Ә пешекчеләр, онга кирәкле ингредиентларны салып, камыр басалар һәм ипи, төрле ашамлыклар пешерәләр.


- Балалар, ә сез икмәкне үстерүдә нинди һөнәр ияләре катнашканын беләсезме? (Агроном, тракторист, комбайнчы, шофер, игенче.)


- Басулардан икмәкне җыеп алгач, октябрь аенда игенчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен уздыралар. Алдынгы хезмәт ияләрен мактыйлар, бүләклиләр. Әйдәгез, без дә ял итеп алабыз. “Бу күңелле бәйрәмдә” җырлы-биюле уен. (Аудиоязма “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”, 47-48 нче кисәк, бераз үзгәртелгән.)


Бу күңелле бәйрәмгә


Без пешердек ак ипи.


Менә шундый ипи зур,


Менә шундый кечкенә,


Менә шундый тәмле,


Менә шундый баллы,


Әйе шул, әйе шул, әйе шул ипи тәмле.


Бу күңелле бәйрәмдә


Бергә-бергә уйныйбыз.


Менә шулай сикерәбез,


Менә шулай йөгерәбез,


Менә шулай чәбәк-чәбәк,


Менә шулай тыпыр-тыпыр


Әйе шул, әйе шул, әйе шул бергә уйныйбыз.


Бу күңелле бәйрәмдә


Күңелле ял итәбез.


Менә шулай биибез,


Менә шулай җырлыйбыз.


Ля-ля-ля-ля-ля-ля,


Әйе шул, әйе шул, әйе шул


Котлы булсын бәйрәм көн!


Нәтиҗә. Икмәк өстәлгә килгәнче нинди зур юл үтә. Менә шуның өчен икмәк бик кадерле, ул һәрвакыт мул һәм өстәлнең түрендә булсын! Ә хәзер мин сезне лабораториягә чакырам. Анда онның үзлекләре белән танышырбыз.



  1. Он нинди төстә? (Он ак төстә.)

  2. Онның исе бармы? (Әйе, онның исе бар.)

  3. Кулга бераз гына он алабыз. Он нинди? (Мамык кебек.)

  4. Онны иләк белән илибез. Он нишләде? (Он татагын да вакланды.)

  5. Тәлинкәдәге онны тигезләгез һәм онга кулыгызны куегыз, кире алыгыз. Нәрсә барлыкка килде? (Онда кул эзләре калды.) Димәк, онда рәсем ясап була.

  6. Стакандагы суга бер кашык он салыгыз, болгатыгыз. Он нишләде? (Он суда эреде.)

  7. Шул стаканга тагын ике кашык он өстәгез. Он нишләде? (Он куерды, тыгызланды, ябыша.)

  8. Камыр ризыкларын пешерү өчен май, шикәр комы, йомырка, тоз һәм чүпрә кирәк. Әйдәгез, без дә бер стаканга шикәр комы һәм чүпрә өстик, ә икенче стаканны бары он гына салып, җылы урынга куябыз. Аннан нәтиҗәләр ясарбыз. (Балалар экспериментны башкаралар.)


Нәтиҗә. Димәк, онның исе, төсе бар. Ул вак, мамык кебек. Онда рәсем ясап була. Он суда эри.


- Балалар, мин сезне тагын бер кунак белән таныштырам. Ул безнең бакчада эшләүче пешекче, үз һөнәренең остасы – Лилия Назимовна. Балалар, иң тәмле, кадерле ризык – ул үзең пешергәне. Ә хәзер Лилия Назимовна безне камырдан клиндер пешерергә өйрәтер. Эш урынына килеп, иң беренче баш киемнәрен, алъяпкычларны, кулга перчаткаларны киябез. (Пешекче камыр баса һәм эш ысуллары белән таныштыра.)


- Балалар, афәрин, сезгә камыр белән эшләү ошадымы? Хәзер бу клиндерләрне пешерергә куярга кирәк, ә әзер булгач, аларны безгә алып киләчәкләр.


Йомгаклау. Балалар, без бүген нинди эшләр башкардык? Нинди яңалыклар алдык? Дөрес, икмәк, аны ничек үстерүләрен, нинди һөнәр ияләре икмәкне үстерүе, он һәм аның үзлекләре белән таныштык.


Кулланылган әдәбият:



  1. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу (зурлар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик куланма / Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова, Ф.М.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 151 б.

  2. Непосредственно образовательная деятельность в детском саду: методическое пособие для воспитателей детских садов = Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ З.М.Зарипова, А.Х.Габдрахимова, А.Т.Миникаева. – Казань: Первая полиграфическая компания, 2013. – 240 с.

  3. Татар балалар фольклоры. – Казан: Раннур нәшр., 1999. – 351б.

  4. Татарча сөйләшәбез (6-7 яшьлек балаларга татар теле өйрәтү): методик кулланма/ (авт.: З.М.Зарипова һ.б.). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 72б.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ