Логотип Магариф уку
Цитата:

Күркәм уңышларыбыз бар

Зөлфирә ГОБӘЙДУЛЛИНА,Алабуга районы Морт төп мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары, инглиз теле укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа...

Зөлфирә ГОБӘЙДУЛЛИНА,


Алабуга районы Морт төп мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары, инглиз теле укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.


Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып тора. Белем сыйфатын  күтәрү проблемасы һәр укучыны галим яки югары квалификацияле белгеч итү дип карау бик дөрес түгел диләр. Белем бирүнең һәр кешене функциональ, фәнни, технологик грамотага өйрәтү, һәр укучыга талантын, иҗади потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итү. Укучыны мөстәкыйль белем алу күнекмәләренә өйрәтү.


Укучыларның белем сыйфаты – ул укыту, тәрбия , үсеш юнәлешендә мәктәпнең реаль нәтиҗәләрен комплекслы характерлау, ул нәтиҗәләрнең куелган максатка туры килүен билгеләүче күрсәткеч. Белем сыйфаты – бик катлаулы күрсәткеч, чөнки аның күп элементлары динамик үсештә һәм белем сыйфаты термины, нәтиҗә күрсәткече  буларак, үзе дә үзгәреп тора. Белем сыйфаты тәрбия сыйфатын да, үсеш сыйфатын да үз эченә ала.


Узган уку елында безнең Морт мәктәбендә 62 укучы укыды. Аларга 14 мөгаллим белем бирде: 3 укытучы – югары, 9 ы – беренче квалификация категорияле. Алар арасында ике Россия Федерациясенең гомуми белем бирүче мактаулы хезмәткәре, бер халык мәгарифе отличнигы, дүрт Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, дүрт “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк иясе  һәм Алабуга муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән укытучылар, “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантына ия булган өч мөгаллим бар. 20172018 уку елы нәтиҗәләре буенча өлгереш – 100, ә сыйфат – 40% булды.


Әгәр дә мәктәпнең уңышлары бар икән, бу уңышның сере – бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Бүген мәктәбебезне тәмамлаучыларның һәрберсе үзенә күрә бер йолдыз. Алар төрле өлкәләрдә үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр: спорт, фән өлкәсендә һәм башка юнәлештә көчле икәнлекләрен дәлиллиләр.


Рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү, татар халкының  милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калу һәм үстерү – мәктәпнең төп бурычы. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда балада гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык кебек сыйфатларны формалаштыруда, аң-белем һәм тәрбия бирүдә мәктәпнең, китапханәнең, мәдәният йортының роле бик зур. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күргәндә генә күңел сөенә. Ә укытучының хезмәт җимеше – укучылар уңышы.


Мәктәбебездә төрле милләт балалары белем ала. Бигрәк тә дәүләт, инглиз теле фәннәрен белүгә басым ясала. Быелгы уку елында Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә VIII сыйныф укучысы Азалия Гайнанова лауреат булды.


Укучыларыбыз республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә дә актив катнашалар һәм югары уңышларга ирешәләр: “Белем дөньясында”, “Эзләнү һәм иҗат итү”, “Үз кулларың белән могҗиза ясау” һ.б. Мәктәп укучылары Л.Толстой елына багышланган бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар: “Әдәбият һәм дөнья ” фестивале (Белокурова С. – җиңүче), (Гобәйдуллина Фирүзә – призер). “Тере сүз“ муниципаль  сәнгатьле уку бәйгесе (Нуриәхмәтова Зилия – призер), “Елабужский Парнас” IV төбәк иҗади конференциясендә III сыйныф укучысы Б.Гайнанов җиңүче булды. Безнең балалар чит телләр фестивалендә биш ел дәверендә призлы урыннар яулыйлар.


Патриотик тәрбиядә рухи кыйммәтләрнең берсе булып тарихи үткәнебез санала. Үткәннәр турында гомуми күзаллау балада туган җиргә, туган илгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, горурлану хисләре тәрбияли. Шуның белән бергә аның киләчәктә, халкының иртәгәсенә булган мөнәсәбәте дә. Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап республикабызда бик күп чаралар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар,күргәзмәләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелде. Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңае белән үткәрелгән “Строка, оборванная пулей” муниципаль бәйгесендә “Шигырь” номинациясендә Ф.Гобәйдуллина, З.Нуриәхмәтова  призлы урыннар яуладылар.


Укучыларның рухи һәм физик үсешендә өстәмә белем бирүнең роле зур. Мәктәбебездә тугыз түгәрәк эшли. Бу предмет, бию, спорт, драма театры, журналистика, техника түгәрәкләре. Морт мәктәбенең “МИМ” театры “Иделкәем” II республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театр коллективлары арасында үткәрелгән бәйгедә II урынга лаек булдылар. IX сыйныф укучысы Айсылу Исрафилова “Без бергә” республикакүләм халык иҗаты фестивалендә катнашып “Сәнгатьле уку” номинациясендә җиңү яулады  (җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Л.М.Фәрхетдинова).


Мәктәптә спорт өлкәсенә зур игътибар бирелә. VI сыйныф укучысы Гөлназ Фазлиева Сабада Нургали Миннеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия теннис ярышларында катнашты. 2017 елда баскетбол буенча кызлар командасы районда беренчелекне алып, Питрәчтә уздырылган республикакүләм ярышларда катнашып, V урын алдылар. (укытучы Нуриәхмәтов Д.Ш.).


Мәктәбебез хезмәт тәрбияләү юнәлеше өстендә дә актив эшли. Укучыларыбыз белемле укытучылар ярдәме белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. VII nөбәкара «Рус халык уенчыгы» бәйгесендә VII сыйныф укучылары Айнур Әхмәтгалиев беренче булды һәм сызымнан уткәрелгән төбәк олимпиадасында III урын, Алия Мирзаянова төбәкара проектлар бәйгесендә II урын яуладылар. Егетләр командасы Казанда үткән “Яшь профессионаллар” Чемпионатында (Junior Skills) катнашып “Кровельное дело” компетенциясендә V урын яуладылар (җитәкчесе: хезмәт укытучысы Ф.Г.Гобәйдуллин).


Укучыларда туган җиргә, туган телгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, табигать турында күзаллау булдыру, патриотик тәрбия бирү – иң мөһим бурычлар. Балада туган җиренә җылы караш иң кадерле кешеләреннән – әти-әнисе, әби-бабасыннан күчә һәм шушы иң газиз кешеләргә булган мәхәббәттән башлана.


Укучыларыбызның күбесе тормыш кыенлыкларын җиңәргә, авырлыкларга каршы торырга, проблемаларны мөстәкыйль чишә белергә өлкән буыннан өйрәнеп үсә. Ә рухи көчкә ия булу кечкенәдән нинди тәрбия алуга, кемнән үрнәк алып үсүгә бәйле.


Морт мәктәбе – бердәм дус, тату, иҗади коллектив. Укытучылар яңа эш формаларын, алымнарын һәм ысулларын эзләп табу өстендә эшли. Алар методик семинарларда үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар. 6 нчы мартта Морт төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ФДББС ка күчү шартларында укытучы белән укучыларның иҗади эшчәнлеген тормышка ашыруда мәктәп төп белем һәм тәрбия бирү чыганагы” исемле региональ төбакара семинар үтте. Семинарның максаты: сыйфатлы белем бирү һәм шәхес буларак укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда  тәҗрибә уртаклашу.Семинарга Мамадыш, Алабуга, Зәй, Менделеевск муниципаль районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән кунаклар килде. Түгәрәк өстәлдә барлык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык салса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең Укытучы булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул – җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ