Логотип Магариф уку
Цитата:

Математика – тормышымнан аерылгысыз

Вәфия Сәхип кызы КӘРИМУЛЛИНА,Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 39 ел.Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны нинди? Аларга нинди фә...

Вәфия Сәхип кызы КӘРИМУЛЛИНА,
Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.
Педагогик стажы – 39 ел.
Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны нинди? Аларга нинди фәннәр керә соң? Математика, физика, химия, информатика. Төгәл фәннәрнең барысы да математика телендә «сөйләшә». Кешелек дөньясында һәрберсенең үз урыны. XXI гасыр – фән-техниканың зур тизлекләр белән үсеш чоры. Без цивилизациядә яшибез. Узган гасырда ук Н.И.Лобачевский: «Табигатьтә бар нәрсә дә үлчәнергә тиеш, бар нәрсәне дә хисапларга мөмкин», – дигән. «Математика – акыл гимнастикасы. Ул акылны тәртипкә китерә», – дип Ломоносов белеп әйткән. Физика – математиканың уң кулы, химия – күзе. Математика үзе – фәннәр патшасы. Димәк, төгәл фәннәр бер-берсеннән аерылгысыз, алар тыгыз элемтәдә. Барлык профессия кешеләре дә математиканы белүнең мөһимлеге турында ассызыклый. Һәр эштә, турыдан-туры исәпләү булмаган очракта да, уйлый белергә кирәк. Мәктәптә уйлый белергә, логик фикерләргә өйрәтә торган фәннәрнең иң беренчесе – математика. Ул – кешелек томышында иң зур әһәмияткә ия булган иң  борынгы фән. Бу фәнне белмичә, бер эш тә эшләп булмый. Кешелек тормышының прогрессы иң беренче чиратта математикага бурычлы. Ә инде яңа ачышлар ясаганда, ул нинди генә фәннән булмасын, бик катлаулы исәпләү алымнарын да белергә кирәк. Кеше, дөньяга аваз салганнан башлап, бу фәннәр белән очраша. Авырлыгы, буе, кайчан туган – математика, күпме күләмдә сөт эчерергә (физикада үлчәү мензурка белән), бәбиләр бүлмәсен җилләтү – химия (кварцияләү).
Мин – авыл укытучысы. Авылда төгәл фәннәрнең кулланылышы турында сөйлисем килә. Хуҗабикәдән башлап югары урындагы түрәне дә кертеп, һәрберсе йокыдан торганнан башлап төнгә хәтле үзләре дә сизмәстән бу фәннәр белән тыгыз элемтәдә яши. Иң беренче һәрберебез уянырга вакыт җиткәнме дип, кәрәзле телефонга күз төшерәбез. Һәм безнен әби- бабаларыбыз күрмәгән электр утын яндырабыз. Төн чыкканчы берәр яңалык килмәгәнме, нинди хәбәрләр бар, мөһим хәбәрләр юкмы, дип барысын да тикшерәбез. Бар да тыныч икән хуҗабикә хуҗалык эшенә керешә . Техника заманы булгач, сөтлебикәләр хәзер кул белән түгел, сыер саву аппараты белән савыла. Продукцияне кайберәүләр сөт ташу машинасына чыгарып бирә, аны сөт үлчәгеч белән (физикадагы мензурка) үлчи дә 1 литрын 20 сумнан исәпләп, ай ахырында акчасын ала. Кемдер, сөтне сөт аергыч аша чыгарып, каймак, эремчек ясап, шәһәргә алып барып, базарда кыйбатрак бәягә сата. Хәзер авылларда чыбыркы күтәреп көтү дә көтмиләр. Аны да электр көтүчеләре башкара. Аккумуляторын дөрес урнаштырганнармы, нинди зурлыктагы мәйданга куелган? Монда без физикадан, математикадан  алган белемнәрне кулланабыз. Болар – көндәлек эш-мәшәкатьләр.
Авыл җирендә һәр хуҗалыкның үз җире бар. Җире барның – ашы, эше бар. Күпме ашлама кертергә, кешегә зыян салмый торганнары белән корткычлардан котылу өчен күпме күләмдә орлыкларны агуларга, нинди күләмдә агу салып, колорадо кортларын юк итүдә химия, математика ярдәмгә килә, Бу җирләрдә эшләү өчен техника кирәк. Һәр өйдә трактор, машина, тагылма авыл хуҗалыгы машиналары бар. Хәзер авылда эшне күбрәк техника башкара. Мәсәлән, печәнне чабу, төяү, өю кул хезмәте белән башкарылмый. Фән һәм техника үсеше авыл хуҗалыгында киң колач алды. «Уфалла» һәм сәнәк заманасы  артта калды.
Төзелеш шәһәрдә генә түгел, авылларда да бара. Биредә физика. химия, математика, сызым фәннәреннән алган белемнәр кирәк. Аларны оста, урынлы файдаланган кеше авылларда да бөтен шартлары булган, билгеле бер таләпләргә туры килгән өйләр сала. Һәр кешенең дә замана таләп иткән ихтыяҗны үтәргә финансы җитми. Монда халыкка банк ярдәмгә килә. Банк уйланырга мәҗбүр итә. Күпме алырга, ничә процент белән, ничә елга? Бердәм дәүләт имтиханнарында да хәзер 17 нче биремне банк мәсьәләсе итеп бирделәр, әмма аны барлык укучы да эшли белми әле. Тормышта киң кулланылган иң гади процентка карата мәсьәлә IX сыйныф имтиханында – 7 нче биремдә, ә XI дә 1 нче биремдә бирелә. Мәсәлән, хезмәт хакы ничәдер сум, салым 13 % булса, кулга ничә  сум акча керә? Товар бәясен ничәдер % ка күтәргәннән я төшергәннән соң бәя ничә сум? тибындагы мәсьәләләр чишелә. Тормышта математиканың кулланылышы шушында чагыла. «Процентлар – безнең тормышта», «Геометрия – безнең  өйдә» темаларына  математик чаралар: викторина, кичә, аукцион, КВН уздырыла. Бу темаларга югары сыйныф укучылары белән проект эшләре эшләнелә.
Яшәү рәвешебезне төгәл фәннәрне кулланудан башка күз алдына да китереп булмый. Кабат хуҗабикәгә әйләнеп кайтыйк. Көнкүрештә: савыт-саба, кер юганда, өй җыештырганда кулланылган юу кирәк-яраклары – барысы да химия сәнәгате материаллары. Нәрсә генә хәзерләнсә дә, монда төгәл фәннәрнең кулланылышы көн кебек ачык. Ашамыйча бер генә җан иясе дә яши алмый. Мәсәлән, кыяр тозлаганда (диффузия күренеше), кайнатма ясаганда өлешләрне белү, җылылык системасында конвенция күренешен белергә кирәк. Нинди генә эш эшләнсә дә, төгәл фәннәр ярдәмгә килә. Гаилә бюджетын: коммуналь хезмәтләр, ашау-эчү, гаилә бәйрәмнәре, йорт җирне төзекләндерү турында укучыларыбыз альбомнар, презентацияләр ясады, газета чыгарды, проект эше эшләде. Шушы темага әти-әниләр белән берлектә зур сөйләшү булды.
Азкомплектлы авыл мәктәбендә тагын нәрсәләр эшләнелә?
Районда «Математика – минем тормышымда», «Геометрия – авыл хуҗалыгында» темаларына уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә, «Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны» дигән I районкүләм предметара «Интеллект» фестивалендә укучыларым призлы урыннар алды. Үзем «Авыл укытучысы – 2016» бәйгесендә «Математиканың көнкүрештә кулланылышы» номинацясендә җиңүче булдым. «Авыл укытучысы – 2018» конкурсында «Математика –тормышта» темасына эссе һәм шул ук темага математик чара эшкәртмәсе язып, финалга чыктым һәм II урын яуладым. Киләчәктә «Математика – тормышта» темасына материал туплап, методик ярдәмлек чыгарырга уйлыйм. Практик эчтәлектәге мәсьәлә чишү буенча (БДИ биременәре) ачык дәрес уздырдым, чишәргә өйрәтү укытучының төп бурычы дип уйлыйм.
Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Укытучыга таләп шундый. Яшь буынга сыйфатлы белем бирү, конкурентлык итә алырлык итеп аны тормышка әзерләү – бүгенге дәүләт, хөкүмәт, мәгариф системасы, бөтен җәмгыять алдында торган иң мөһим бурычларның  берсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ