Логотип Магариф уку
Цитата:

Ничек абруйлы укытучы булырга?

Мөнирә Мөнир кызы СӘЙФУЛЛИНА, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.Педагогик стажы – 47 ел.«Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям»    ...

Мөнирә Мөнир кызы СӘЙФУЛЛИНА,
Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.
Педагогик стажы – 47 ел.

«Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям»


                                                           (Н.А.Некрасов)


Укытучы – шәхес тәрбияләүче, бер укучыдан да җан җылысын җәлләмичә, һәрберсенә тормышта үз юлын табарга ярдәм итүче. Укытучы булып эшләү бик күп көч, сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы, киң күңеллелек таләп итә. Укытучылар гомер-гомергә хөрмәткә лаек хезмәт ияләре булды. Мин аз гына тарихка мөрәҗәгать итеп, укытучы абруеның тулы бер авылда мәгариф үсешендә нинди борылыш ясавын күрсәтәсем килә. Үзебезнең якташыбыз Гыйльман ахун (Гыйльман Ибраһим улы Кәримов) тормышы турында язасым килә.
Милләтебезне агарту эшенә үзеннән зур өлеш керткән күренекле мәгъифәтче-педагог һәм дин эшлеклесе Гыйльман Ибраһим улы 1841 елны хәзерге Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында дөньяга килә. Гыйлман башта Чыршылы мәдрәсәсендә укый. Тырыш һәм бик сәләтле, зирәк балага Чыршылы мулласы игътибар итә һәм аны үз малае белән 1860 елны Чистай мәдрәсәсенә укырга урнаштыра. Гыйлман Чистай мәдрәсәсендә бик яхшы укый, үзлегеннән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. 1867 елны Чистай мәдрәсәсен тәмамлый, һәм аны безнең Миңлебай авылына мулла итеп җибәрәләр. Ул күренекле мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддиновның апасы – Мәгъсүмәгә өйләнә. Миңлебай авылында Гыйльман мулла килгәндә мәдрәсә булмый. Аңа кадәр мулла-абыстайлар, балаларны үз өйләренә җыеп, дин сабагы укыткан. Яшь мулла, беренче эш итеп, авылда җәдитчә мәктәп ачып җибәрә һәм малайларны, кызларны бер парта артына утыртып, аларга дин белеме белән бергә тарих, тел-әдәбият, арифметика, җәгърафия фәннәреннән дәрес бирә башлый. Шулай ук ул рус телен өйрәтүгә аерым игътибар бирә. Тирә-юньдә бу мәктәп бердәнбер булган һәм, әлбәттә, бу мәктәпне ачкан өчен аңа каршы чыгучылар да, янаучылар да, баласын мәктәптән алып китүчеләр дә булган. Ләкин ул бернигә дә карамыйча бу игелекле эшне 30 еллап дәвам иттергән. Үзенең мәктәбе өчен дәреслекләр дә төзегән. Гыйльман ахунның карашлары формалашуга Казан шәһәре башлыгының хатыны (милләте белән рус), Шәрыкъны өйрәнүче күренекле галимә (аның төрек халкын рус әдәбияты белән таныштыру буенча хезмәтләре империянең иң югары ордены «Шәфакать»кә лаек булган), төрекләр «Гөлнар ханым» дип йөрткән Ольга Лебедева белән аралашу да зур йогынты ясый. Нәкъ менә аның киңәше белән Гыйльман ахун Оренбургка күченеп, язмышын кискен үзгәртә, зур нашир, журналистка әверелә, әмма дини эшчәнлеген дә туктатмый. Миңлебай авылында аның абруе бик зур була. Ул гаиләсе белән күчеп киткәндә, аларны барлык авыл халкы озата чыга. «Хәзрәт, безне ташлап китәсеңмени?» – дип, аларны күз яшьләре белән озатып калалар.
Гыйльман ахун балаларының (аның өч кызы һәм өч улы була) һәркайсы татар халкының рухи тормышында сизелерлек эз калдыра.
Менә шулай Татарстанның кечкенә бер авылында мәгариф үсешенә нигез салына. Авылыбызда 1927 елдан – башлангыч сыйныфлар, 1936 елдан – җидееллык, 1961 елдан – сигезьеллык, 1987 елдан хәзерге көнгә кадәр урта мәктәп эшләп килә. Анда хөрмәткә лаеклы, абруйлы укытучылар эшли.
Хәзерге заман укытучысына тирән белемле булуы гына җитми, минем уйлавымча. Ул рухи яктан көчле булырга тиеш. Ни өчен? Чөнки бүгенге көндә укытучы хезмәте укучыларга белем бирү белән генә калырга тиеш түгел. Укытучылык хезмәтенә күңел биреп тотыну да укытучы абруен күтәрүдә мөһим роль уйный, минемчә. Үз эшеңне яратып башкарсаң гына хезмәттәшләрең арасында да, укучылар арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт тудырып була.  Хәзер заманалар үзгәрде. Минем белән килешәсездер, бүген укытучының абруе әкренләп төшә, эше, җаваплылык арта бара. Моңа кем гаепле? Укытучылар үзләреме? Балалар, я булмаса, ата-аналармы? Бәлки, җәмгыять гаепледер?
Мөгаллимнең абруе саклансын өчен укытучы туктаусыз белемен арттырып торырга тиеш. Чөнки замана укытучы алдына зур таләпләр куя. Ул белемле, алдынгы карашлы булсын, бөтен мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерсен, матбугаттән, китаптан аерылмасын. Укытучы балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә, ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Укытучы һәрьяклап үрнәк булырга тиеш. Шул шартларда гына укытучының укучылары җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың, һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карарлар. Шуны да әйтәсе килә: бөтен кеше дә абруйлы укытучы була алмый. Безнең һөнәрдә бигрәк тә бернәрсә дә үзеннән-үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, укучыларга нинди дә булса яңалыкны бирергә, алар белән бергә хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да, җитәкчеләрнең алдынгы фикерләрне күреп алып, үсәргә ярдәм итүе дә бик кирәк. Илебезнең киләчәге – без укыткан укучылар кулында. Шулай булгач, җәмгыять, безнең җитәкчеләребез укытучының абруен күтәрүдә һич тә читтә калырга тиеш түгелләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ