Сокланырлык гомер юллары…

Рәмзия Сәмигулла кызы ХӘЛИУЛЛИНА,

Нурлат районы Бикүле төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы

Туган ягым – искиткеч гүзәл, ямьле як. Нурлат районы үзенең табигате, урман-суларга, казылма байлыкларга бай булуы, төзелеше, инфраструктурасы белән генә түгел, ә бәлки үзенең тарихи үткәне, гүзәл кешеләре, бөек шәхесләре белән дә данлыклы. Шуларның берсе – Гакыйл ага Сәгыйров (15. 02. 1938 – 29. 07. 2009) Әхмәт авылында туып үсә. Башлангыч белемне туган авылында алса, V – VI сыйныфларны күрше Биккол авылына йөреп укый. Әтиләренең фронттан кайтуына бернинди дә өмет калмагач, әниләре Хәбибҗамал апа, ике улын ияртеп, үзенең туган ягы – Самара өлкәсе Кошка районы  Җүрәй (Искә Фәйзулла) авылына китә. Туганнары арасында тормыш йөген тарту җиңелрәк буласына өметләнә ул. Авыр тормыш, әтисез үсү эз салмыйча калмый шул Гакыйлгә: уңышсыз операциядән соң аның аяк-куллары параличлана. 15 яшьлек егет, бөркет кебек очар чагында, бөтенләй хәрәкәтсез кала. Язмыш, язмыш… Тормыш тукталган кебек, мизгелләре аның елга тиң… Ләкин, Хәбибҗамал апа һәм бертуганы Наил Гакыйл аганы ташламыйлар, бердәм, бер организм булып яши башлыйлар. Шул вакытта искиткеч вакыйга, могҗиза  барлыкка килә: аяк-кулларын кымшата да алмаган егет, авызына карандаш кабып, рәсем ясый башлый, чөнки мәктәптә укыганда ук ул рәссам булырга хыяллана. Якын кешеләре аның иҗатына канат куялар. Бу хезмәт аңа җиңел бирелми: көчле авыртуны җиңеп, исән кеше кулы белән дә башкара алмаган һөнәрне үзләштерә бит ул! Ә соңрак инде шигырьләр дә  иҗат итә башлый. Менә шундый көчле рухлы, данлыклы кешеләр күтәрә дә инде мәгарифне. Оптимистик карашлы, шундый халәттә дә илгә, кешеләргә файда китерү өчен көч куючы тырыш кешеләр янында үз тормышыңның агышы, язмыш борылышлары турында уйланасың, ялгышларны төзәтергә омтыласың. Гакыйл ага бик күп очрашуларда катнаша, бик күпләрнең язмышларын уңай якка үзгәртүдә үзеннән зур өлеш кертә. Хәлен белергә килүчеләр үзара аңлашу, көчле ярату, бердәмлек, эчкерсез мәхәббәт ташып торган бу йорттан үзләренә энергия, алга таба яшәү өчен омтылыш, якты киләчәккә өмет алып китәләр.  Нурлы  йорттан кеше өзелми: журналистлар, пионерлар, авыл халкы, авыр хәлгә таручылар, язучылар, рәссамнар һ.б.. Гакыйл ага беркайчан да үз язмышыннан зарланмый, ә бәлки янына килүчеләрне юата, аларны тәрбияли, төпле киңәшләрен бирә, тормышны сөяргә, һәр мизгеленнән тәм табып яшәргә өнди. “Кирәк түгел андый-мондый бәхет” шигыре шуны раслый да.

Кирәк түгел андый- мондый бәхет,

Мин тормышка карыйм тирәннән:

Кайгысы да, шатлыгы да аның

Биегрәк булсын түбәмнән.

Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып

Һичбер кайчан туймас бәндә мин,-

Кулларымны эштән качырмыйм мин,

Йөрәгемне уттан җәлләмим.

Таш кыяны ярып үскән нарат

Сынса сынар, әмма бөгелмәс:

Сазда үскән зирек имин яшәр,

Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

Гакыйль ага Сәгыйров бик күп иҗат итә. Бүгенге көндә дә дөнья күрмәгән, басылмаган эшләре бар әле. Иҗаты көлдерә дә, елата да торган.  Тормыш юлын  белмәгән, күз алдына да китермәгән хәлдә, 1990 елда аны юмор конкурсында җиңүче дип игълан итәләр. Шигырьләре  туган якка, ата-аналарга, балаларга, тормышка эчкерсез мәхәббәте белән аерылып тора. Һәр юлыннан яшәүгә дәрт, тормышны сөю, язмышына буйсынып яшәү күренеп тора. Аның иҗаты- җан авазы!

“Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам.

Күпме  көрәш китә аның һәр юлына!-

Шатланам мин җырлар булып калуыма”, –

ди ул.

Табигать фәннәре укытучысы буларак, һәр дәресемә кулланырдай шигырьләр табып була Гакыйл Сәгыйров иҗатыннан. Бер генә нәрсәне дә төшереп калдырмый ул, барысы да игътибар үзәгендә: ел фасыллары дисеңме, табигать күренешләреме, кошлар, җәнлекләр, һәрбер үлән, куак- агачлар, елга, күлләр, инеш, чишмәләр,болыт, күләгә, хәтта тузан бөртеге турында да тәфсилләп яза ул. Аның иҗаты сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә, гомумән алганда, шәхесләрне тәрбияләү чараларында бик рәхәтләнеп кулланыла. Әхмәт һәм Биккол авылларында тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган музейлар эшли. Ел саен Гакыйл ага Сәгыйровны искә алу кичәләре оештырыла. Әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп Самара, Ульяновск һәм Россиянең башка төбәкләрендә таралган

Бик тә авыр, әрнүле, ләкин барыбызга да үрнәк булган, сокланырлык гомер юлын узган бу бөек шәхеснең язмышы милли мәгарифне үстерүдә өлге булып тора, минемчә. Гакыйл ага Сәгыйровның якташы булуым белән чиксез горурланам! Шагыйрь, Рәссам, Кеше диләр аның турында.

Добавить комментарий