ТАССР тарихында Казан каймасы

Айрат КӘЛИМУЛЛИН,

Олы Кайбыч урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

(Ачык һавада үткәрү өчен дәрестән тыш эшчәнлек)

Бурычлар:

белем бирүдә: ТАССР тарихын укытуны системалаштыру; туган җиребез – Кайбыч ягы турында белем бирүне дәвам иттерү;  сөйләм телен үстерүдә: укытучы сорауларына тулы җавап бирү; диалогик сөйләмне үстерү;

тәрбияви өлкәдә:
– туган илебезне, телебезне ярату;
– ватаныбызны саклау, аның белән кызыксыну;
– туган илгә тугрылык сыйфатларын тәрбияләү;

үстерешле: балаларның хәтерен, фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.

Метод һәм алымнар: критик һәм креатив фикерләү, экскурсия.

Алдан эшләнгән эш: ТАССР тарихы турында материал әзерләү; музейга бару; фильмнар карау.

Материал һәм җиһазлар: видеокамера, уен өчен туп.

Сүзлек эше: Ватан, Казан каймасы, директива, дзот, дот, землянка,

Экскурсия барышы

Укытучы. Хәерле көн, укучы-патриотлар! Мин сезне күрүемә бик шатмын! Без бүген тарихи җиргә килдек.

Укучылар. Хәерле көн!

Укытучы. Балалар, бүген без нәрсә турында сөйләшербез? Татарстан тарихында бу җирләр нинди урын алып тора? Укучылар. Казан каймасы

– Бөек Ватан сугышында әби-бабаларыбыз казыган окоплар ул.

Укытучы. Әйе, балалар, дөрес. Нәкъ 1941 елда махсус директива – «Казан каймасы» указы чыга. (Балалар оператор, режиссер, сценарист рольләрен башкара, алар, укытучы сөйләгәндә, видеокамерага төшерә.) 300 чакрымнан артыкка сузылган окоплар, Чувашия, Марий Эл, Татар-стан җирләрен тоташтыра. Безнең Кайбыч районында ул окоплар Иске Чәчкаб, Ульянково авыллары аша уза һәм аның озынлыгы 59 чакрым. Окоп-ныгытмалар дүрт рәттән тора. Дошман килү юнәлешендә берсеннән-берсе бик ерак булмаган окоп-ячей- калар, икенче сызык – пехотага каршы окоплар. Алар тоташ, ә тирәнлеге кеше биеклегендә була. Аннан арырак танкка каршы окопларның тирәнлеге – 1,5 метр, киңлеге 4 – 5 метр булган. Дошман киләсе якны – сөзәк, икенче ягын текә итеп эшләгәннәр. Ә тау өстендә  — дотлар, дзотлар, алар имән бүрәнәләр белән бурап, җиргә күмеп ясала. Ул землянка сыман ныгытма була. Казан каймасы – Бөек Ватан сугышы вакытында Казан шәһәрен саклау максатыннан 1941 – 1942 елларда төзелгән сак чиге. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казылган, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корылган. Казан каймасының чикләре бүгенге Апас, Буа, Кайбыч Спас һәм Тәтеш районнарыннан үтә.

Ял минуты

Рефлексия

Укытучы. Ә хәзер туп белән «Сорау- җавап» уенын уйнап алабыз. Безнең республикада «Казан каймасы» кайсы районнар аша узган?

Укучылар. Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Спас районнары аша узган.

Укытучы. Республикабызда Казан каймасы нинди урын алып тора?

Укучылар. Тыл ветераннарына мәңгелек дан һәм хәтерне саклый.

Укытучы. Окоплар казылганда кайсы авылда штаб булган?

Укучылар. Иске Чәчкаб авылында, соңрак Ульянково авылына кучергәннәр.

Укытучы. Окоп казуда катнашкан ветераннардан кемнәрне беләсез?

Укучылар. Габидуллина Әминә Сәмигулла кызы, Әгъзам абый Тимершин.

Укытучы. «Казан каймасы» һәйкәле кайда урнашкан?

Укучылар. Ул Олы Кайбыч авылында 2017 елда куелган.

Добавить комментарий