Татарстанның елга-күлләре

(VIII сыйныфта география дәресе)

Наил ФАЗЫЛОВ,

Казандагы 155 нче гимназиянең югары квалификация категорияле география укытучысы

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Максат: укучыларга өйрәнелә торган материалның социаль әһәмиятен күрсәтү; алда өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту өчен шартлар тудыру һәм үзмөстәкыйль рәвештә теманы өйрәнү; төп су юлы буларак, Идел һәм Чулман, шулай ук башка елгаларның Татарстан өчен ролен күрсәтү, кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысын ачыклау; Татарстанның елга һәм күлләрен өйрәнү, аларның халык хуҗалыгы өчен әһәмиятен билгеләү, укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү.

Җиһазлау: Россиянең физик картасы, Татарстанның физик һәм икътисадый карталары; Интернет ресурслары, мультимедиа, проектор, компьютер, Татарстан Республикасы сулыкларына багышланган «Туган ягыбыз сулары» дигән темага презентация, Ә.Тайсинның «Татарстан географиясе» дәреслеге, атласлар, контурлы карталар.

Дәрес барышы

  1. Мотивлы-максатчан этап

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Без сезнең белән бүген гадәти булмаган дәрес уздырырбыз. 1 нче слайд Сыйныфны өч төркемгә бүләбез: 1 нче төркем – «Туган як елгаларын тикшерүчеләр», 2 нчесе – «Туган якның сусаклагычларын һәм кече елгаларын өйрәнүчеләр», 3 нче төркем исә – «Туган як күлләрен саклаучылар». Без бүген сезнең белән туган ягыбыз сулыклары буйлап «сәяхәт итәчәкбез».

Белгәнегезчә, дөньяда бер тамчы суга интегүче илләр бар. Бәхеткә, безнең Татарстан су чыганаклары буенча уңай территориядә урнашкан. Республикабыз халкының 40 проценты Идел һәм Чулман елгалары буенда урнашкан. Тагын шунысы кызык: Татарстан территориясенең 6 проценты судан тора. Бездә 13500 елга я инеш, 12 мең күл, 6 меңләп ясалма сулык кына бар.

  1. Мәгълүмати-эчтәлекле бүлек

Укучыларның туган як буенча элек алган белемнәрен активлаштыру һәм яңа белемнәр өстәү.

Укучылар атлас карталарыннан Татарстанның зур елгаларын эзләп таба.

А) Укытучы укучыларның белемнәрен активлаштыру максатыннан викторина сораулары тәкъдим итә. Кайсы төркем аларга иң беренче һәм дөрес җаваплар таба, ул шуларны билгели һәм, һәр укучыга билге куйганда, шуларны исәпкә ала бара.

  1. Татарстанны кайчакта дүрт елга иле дип атыйлар. Алар нинди елгалар?
  2. Елгаларның иске юлында хасил булган (старица) нинди күлләрне беләсез?
  3. Идел елгасының озынлыгы ничә километр? Ә аның күпме өлеше Татарстан территориясе аша ага?
  4. Казаныбыз һәм аның тирәсендәге нинди зур күлләрне беләсез? Районыбызда һәм гимназия тирәсендә нинди сулыклар бар?
  5. Чулман елгасының Татарстан территориясе аша аккан өлеше ничә километр булыр?
  6. Казан шәһәрен «биш диңгез порты» диләр. Алар нинди диңгезләр? Бу диңгезләргә нинди елгалар һәм каналлар буенча барып була?
  7. Татарстандагы күлләр нинди юллар белән барлыкка килгән дип уйлыйсыз?
  8. Нинди елгалар, канал, диңгезләр аша су юлы буйлап Бөекбритания башкаласы Лондонга ничек барып була?
  9. Татарстандагы кайсы елга Идел белән параллель, тик капма-каршы якка таба ага?
  10. Татарстанның кайсы шәһәре суда «йөзә»?

Ә) Тикшеренү эшләре.

Укытучы. Викторина сорауларына җавап табар өчен өч төркемгә дә дәреслек, Татарстанның географик карталары һәм мин сезгә күрсәтәчәк «Туган ягыбыз сулары» презентациясе булышачак. «Татарстан географиясе» дәреслеген ачып, викторина сорауларына җавап эзләгез, ә инде таба алмаганнарына мин презентация аша сезгә булышырмын. Сез дәреслек һәм туган якның география карталары буенча эш алып барырсыз. Сез биремнәрне үтәгәндә барысы да исәпкә алыныр.

(Укучылар дәреслек белән эшли, атлас карталары ярдәмендә елгаларны эзләп таба. Өстәмә материалларны табуда укытучы Интернет ресурсларын да файдаланырга һәм кулланырга рөхсәт итә. )

III. Аналитик бүлек

Бу бүлек буенча укытучы һәм укучылар Татарстанның елга һәм күлләре хакында өстәмә мәгълүмат кертә.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, Казан янындагы Тирән күлнең суы ни өчен зәңгәр булып күренә? (Укытучы биремне үтәүчеләр эшен бәяли бара, предметара бәйләнеш барлыкка килә.)

Укучы. Казан тирәсендә Зәңгәр күл дә, Тирән күл дә бар. Белүемчә, физика законнары нигезендә, Кояш яктысында оптик хәлдә спектрның бөтен төсләре дә – инфракызыл төстән алып, ультрафиолетка кадәр бар. Чиста су өслегенә килеп эләгү белән, яктылыкның бер өлеше йотыла һәм кире кайтарыла. Иң тиз йотыла торганы – спектрның кызыл өлеше. Ә иң акрын йотыла торган зәңгәр өлеше 15 – 20 м тирәнлеккә җиткәч, спектрның кызыл өлеше тулысынча йотылып бетә. Ә спектр «төбе»ндәге (тирән өлешендәге) төсләр – болар нигездә зәңгәр төсләр – чәчелеп, кире кайтарыла башлый. Нәкъ менә шуңа да Тирән күлнең суы зәңгәр булып күренә.

  1. IV. Төркемнәрнең исәп-хисабы

Укытучы. Хәзер сүзне төркем җитәкчеләренә бирәбез.

«Туган як елгаларын тикшерүчеләр» төркеме җитәкчесе. Идел – Татарстанның иң зур елгасы. Аның озынлыгы – 3530 км, шуның 200 чакрымы Татарстанга туры килә. Республикабыз территориясе аша ул 180 км агып үтә. Идел ярлары бик матур. Идел, Казаннан түбәндәрәк, Чулман белән кушылып, тагын да киңәя, суы күбәя. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Чулман тамагында су 12 метрга күтәрелде. Биредә Иделнең киңлеге 40 километрга чаклы җитте. Казан янында суның биеклеге 7 метрга күтәрелде. Идел башкалага якынайды.

Элекке заманнарда ук Идел зур су юлы булып хезмәт иткән. Борынгы вакытларда йөк төялгән баржаларны агымга каршы кешеләр тартып барган, баржа тартучыларны бурлаклар дип йөрткәннәр. Бурлак хезмәте бик авыр булган. (Мультимедиа аша «Иделдә бурлаклар» картинасы күрсәтелә. Дәрестә тарих фәне белән предметара бәйләнеш барлыкка килә.)

Еллар үткән саен Идел танымаслык булып үзгәрә. 2 нче слайд Иделдә йөк һәм пассажир суднолары йөзә. Елга буйлап ашлык, тоз, нефть, күмер, агач, балык һәм башка йөкләр ташыйлар. Идел буена Казан, Яшел Үзән, Тәтеш шәһәрләре урнашкан.

Чулман – Иделнең иң зур кушылдыгы. Аның киңлеге – 500 метрдан алып 1 километрга кадәр. Яр буйларында ылыслы һәм яфраклы урманнар үсә. Чулман елгасы буена Чистай, Алабуга, Чаллы шәһәрләре, ял йортлары урнашкан. Менделеевск районының Ижевка авылы тирәсендәге «Ижминводы» санаторие да – Чулман елгасы буенда. Ул үзенең минераль чишмәләре белән дан тота. Биредә меңнәрчә кеше үз сәламәтлеген ныгыта. 3 нче слайд

Чулман – күп сулы елга. Агыйдел, Нократ һәм күп кенә башка вак елгалар Чулманга коя. Агыйдел Көньяк Уралны илебезнең Европа өлеше үзәге белән тоташтыра. Нократ ерак төньякта ук башланып китә. Аның яр буйларында урманнар үсә. 4 нче слайд

«Туган якның сусаклагычларын һәм кече елгаларын өйрәнүчеләр» төркеме  җитәкчесе. Идел елгасында Куйбышев сусаклагычы булса, Чулманда Түбән Кама ГЭСы төзелде, һәм сусаклагыч барлыкка килде. Бездә вак елгалар да күп. Шулар арасында Ык, Чишмә, Зәй, Чирмешән елгалары аеруча әһәмиятлеләрдән санала. Татарстан елгалары балыкка бай: аларда иллеләп төр балык үрчи. 5 нче слайд

«Туган як күлләрен саклаучылар» төркеме җитәкчесе.  Республикабызда күлләр күп түгел. Зур күлләр бөтенләй юк. Шулай да Татарстанның күп кенә урыннарында тын күлләрнең матур яр буйларында ял итә, суында коена, балык тота алабыз. Күлләр күбрәк зуррак елга үзәннәрендә. Казанда – Кабан күле, шәһәрнең тирә-ягында Раифа, Аккош, Тирән, Зәңгәр күлләр бар. Безнең  төп максатыбыз – әлеге күлләрне пычратмау. 6 нчы слайд

Укытучы. Викторина сорауларына җаваплар нинди булды? (Укучылар викторина сорауларына җавап бирә бара.)

Викторина сорауларына җаваплар:

  1. Татарстанны дүрт елга республикасы дип йөртәләр. Аның территориясе буйлап Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел һәм 460 тан артык вак елга ага. Кырлар һәм урманнар арасыннан, калкулыклар һәм түбәнлекләр аша агып, елгалар безнең якны матурлап торалар.
  2. Елгаларның иске юлында хасил булган (старица) күленә Кабан күле керә.
  3. Иделнең озынлыгы 3700 км, ә аның Татарстан территориясе аша аккан өлешенең озынлыгы 180 км.
  4. Татарстанда зур күлләр бөтенләй юк, ә вак күлләр 12000 тирәсе. Боларга Кабан, Раифа, Зәңгәр, Тирән һ.б. күлләрне кертеп була.
  5. Чулман елгасының Татарстан территориясе аша аккан өлеше 380 км озынлыкта.
  6. Казанны биш диңгез порты диләр, алар – Балтыйк, Ак, Азов, Кара һәм Каспий диңгезләре. Ул диңгезләргә Идел буйлап, Идел – Балтыйк, Ак диңгез – Балтыйк һәм Идел – Дон каналлары аша барып була.
  7. Татарстандагы күлләр барлыкка килүләре ягыннан өч төргә бүленә: а) елгаларның иске юлында (старица) барлыкка килгән күлләр; ә) карст күлләре; б) борынгы дюналар арасында барлыкка килгән күлләр.
  8. Казаннан Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәренә Идел елгасы, Идел-Балтыйк каналы, Нева елгасы, Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре аша барып була.
  9. Идел белән параллель елга – Зөя елгасы, ул Иделгә параллель, тик капма-каршы якка таба ага.
  10. Татарстанның Алабуга шәһәре балык исемендә йөри, шуңа күрә ул «йөзә».

Укытучы. Без бүгенге дәрестә елга-күлләр хакында күп мәгълүмат алдык. Сез аларның чисталыгы хакында ни әйтерсез?

1 нче укучы. Әлбәттә, судан да кадерле берни юк. Тирә-як мохитенең чисталыгы, халыкның таза-саулыгы суның сыйфатына бәйле. Тик ни кызганыч: елга-күлләребез һаман пычрана. Моңа мисал итеп Казан шәһәрендәге халыкның суүткәргечләр буенча килгән суны эчмичә, читтән китерелгән су сатып алырга мәҗбүр булуы ачык мисал булып тора. 7 нче слайд

2 нче укучы. Суүткәргечләр буенча безгә су Иделдән килә. Идел суы чиста түгел, ул нык пычранган. Интернет мәгълүматларына караганда, Татарстаннан читтәге төбәкләрдән генә дә Иделгә ике ел эчендә бик күп тонналарда фосфор, азот, тимер, цинк, хром, алюминий, кургаш, магний, нитрат кушылмалары, нефть продуктлары аккан. Шул сәбәпле халык ул суны ничек итеп эчсен инде?!

Укытучы. Әгәр табигатькә карата халыкның мөнәсәбәте киләчәктә дә үзгәрешсез калса, суын эчү түгел, тиздән Идел буендагы  халык балык та тота алмаячак, елга суында коена да алмас. Экологик афәт үзен озак көттермәс. Шуңа күрә, укучылар, безгә әйләнә-тирә мохитне сакларга, ничек кенә булмасын, Иделгә пычрак сулар акмавына ирешергә кирәк.

  1. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә ниләр белеп калдык? (Укучылар нәтиҗәне үзләре ясый.) 8 нче слайд

  1. Өй эше

Дәреслекнең 94 – 98 нче битләрен укырга, параграф ахырындагы сорауларга җавап әзерләргә; контурлы карталарга эре елгаларны язып килергә.

 

Эксперт сүзе

Туган ягыбыз географиясен ничек өйрәтергә?

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

Россия табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, профессор

Җәмгыятебездәге социаль-мәдәни үсеш, аның тормыштагы чагылышы бүгенге укыту-тәрбия эшендә дә чагылмый калмый. Күренекле педагог М.Скаткин язганча, дәрес бүген дә укыту-тәрбия эшенең төп формасы булып кала. Чыннан да, дәрес – педагогик процессның «күзәнәге» ул.

Бүгенге җәмгыять яшь буынның теге-яки бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә әзерлекле булуын, бер үк вакытта иициативалы һәм эшчәнлекле булуын таләп итә. Шул сәбәпле традицион методика социаль заказны үти алмый һәм бүгенге җәмгыять белән каршылыкка керә.

Беренчедән, укучыларның мөстәкыльлеккә омтылулары, ләкин белем бирү барышында укытучының балалар белән танып белү эшчәнлеген оештыра алмавы; икенчедән, укучыларның мөстәкыйль иҗатын үстерү кирәклеге, ләкин һәр укучы белән индивидуаль эш алып бару мөмкинчелеге булмау үзеннән-үзе каршылык тудыра. Шулардан чыгып, әлеге проблемаларны хәл итү җаен истә тотып, география фәнен укытуның методик аспектларын үзгәртү кирәклеге килеп  туа.

Бүгенге мәгълүмати технологияләрнең нык үсеше моңа нык йогынты ясый. Фән-техниканың чиксез дәрәҗәдәге үсеше, укучыларның мөстәкыйль рәвештә иҗади фикерләү сәләтен үстерергә кирәклеген тагын бер кат раслый. Бүгенге вазгыятьтә укучы бала теләсә нинди шартларга да җайлаша алырга тиеш. Теләсә кайчан һәм теләсә ничек, шаблоннан качып, аерым бер рецепт белән түгел, ә бәлки үзенчә, җирле итеп, региональ дәрәҗәдә, мөстәкыйль рәвештә, теге яки бу эшне иҗади итеп башкарып чыгарга тиеш, шуңа күрә  бүгенге география дәресе дә баланы үзлегеннән белем алырга һәм мөстәкыйль фикерли, эшли белергә өйрәтергә тиеш.

Бүгенге укыту-тәрбия процессында балага беренче итеп белем алу бурычы куела. Әлбәттә, бу дөрес, ләкин укытучы дәресне планлаштырган вакытта тәрбия һәм үсеш эшен берничек тә арткы планга күчерә алмый. Максатны билгеләгәндә, моны һич кенә дә онытырга ярамый. Укытучының үз-үзенә, мин бу дәресне үткәргән вакытта ничек итеп балаларга белем бирү барышында тәрбия  һәм үсеш бирә алам дигән сорауны куярга тиеш. Дәрестә укытучы, балаларга әхлак тәрбиясе биргәндә, дәреснең кайсы моментында моңа игътибарны  юнәлтергә, аларның ничек итеп фикерли-уйлый белүләрен, күзаллауларын, аерым эмоциональ халәттә булырга тиешлекләрен  ачыклый.

«Татарстанның елга һәм күлләре» темасы төбәк географиясен өйрәнү барышында Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә, чөнки программа нигезендә региональ җирлектәге материалларны өйрәнүгә аерым вакыт каралган. Шуның өстенә, география фәне җәмгыять белеме һәм табигать белеме фәннәрен дә үз эченә ала.

Әлеге дәрес хакында ни әйтеп була соң? Әлбәттә, «Татарстанның елга һәм күлләре» темасы бүгенге көн таләпләренә җавап бирә. Шунысы мөһим: укытучы Наил Фазылов бу дәрестә хәзерге заман мәгълүмати чараларын киң кулланган, укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдә аңа алдан әзерләгән когнитив презентациясе дә зур булышлык итә.

Биредә дәреснең яңа структурада үткәрелүен дә билгеләп үтмичә булмый. Мотивлы-максатчан, мәгълүмати-эчтәлекле, аналитик һәм исәп-хисап бүлекләре булу дәреснең фәнни-гамәли эчтәлеген тагын да баета һәм укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүнең уңай мисалы булып тора. Әлбәттә, дәрестә фәннилекнең әһәмияте зур, дәрес фактик материалга бай.

Дәрестә географик викторина куллану үзе генә дә дәресне кызыклы итә. Күренекле фәлсәфәче Аристотель сүзләре белән әйтсәк, укучыларның гаҗәпләнүе үзе үк дәрестә уйларга-фикерләргә мөмкинчелек тудыра. Дәрестә эмоциянең роле зур булу шактый әһәмияткә ия булып тора.

Тагын шунысы игътибарга лаек: укучы белән укытучы арасында булган мөнәсәбәт үзгәреше аерым әһәмияткә ия. Әгәр укытучы дәрестә актив булып, укучылар пассив булса, уңай нәтиҗәгә ирешү бик кыен булыр иде. Бу дәрес исә укучыларның актив рәвештә эшләүләрен күрсәтә, һәм алар мөстәкыйль рәвештә белем алуга ирешә. Дәрестә тормыш белән бәйләнеш сизелеп тора, аерым укучының тормыш тәҗрибәсенә һәм белеменә дәрестә шактый киң урын алган.

Дәрес барышында география фәне үзеннән-үзе үк тарих, физика кебек фәннәр белән бәйләнешкә керә. Элекке Идел елгасын бүгенге Идел белән чагыштыру үзе үк кызыклы. Шуның өстенә, суның зәңгәрлеге дә – үзенә күрә бер ачыш. Гади генә суның да әле бик күп  ачылмаган серләр саклавына ишарә булып тора.

Дәрес барышында когнитив презентация аша күрсәтелгән табигать күренешләре, Идел елгасындагы суның торышы да укучыларны табигатьне сакларга кирәклегенә чакыра, аларны әхлакый һәм эстетик яктан да тәрбияләргә мөмкинчелек тудыра.

Дәресне тагын да камилләштерү йөзеннән, берничә теләгемне җиткерәсе килә. Укучыларның танып белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлекләрен, уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан чыгып караганда, алдан ук шушы темага кроссворд төзеп, аны да дәрестә куллану мөмкинчелеге бар иде. Бер үк вакытта, туган ягыбыздагы елга-күлләрнең Татарстан икътисады үсешендә нинди әһәмияткә ия булуын берничә үтемле мисал күрсәтергә кирәк иде. Ул вакытта укучыларның дәрескә карата эмоциональ-кызыксынуы, уйлау-фикерләү эшчәнлеге тагын да югарырак булыр иде. Өченчедән, 2016 елны республикабызда Су саклау зоналары елы буларак уздырган идек. Нәтиҗәдә, республикабызда күпме су саклау зонасы объектларына яңа сулыш өрелде. Әйтик, хәзер башкалабыз Казанда гына да Кабан күле, Кремль яр буе, Харовое күле, Черек күл паркы танымаслык булып үзгәрде. Елга-сулыкларыбыз тирәсен ял итү зоналарына әйләндерү юнәлешендә республикабыз районнарында да шактый эш башкарылды, һәм мондый күркәм эш-гамәлләр киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Һәм бу хакта әлеге дәрестә беркадәр әйтеп кителгән булса, бик тә урынлы булган булыр иде. Өй эшенә дә иҗадирак бирем тәкъдим итәргә иде.

 

 

Добавить комментарий