Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны

Зөлфия Рәфыйк кызы МОРОЗ,

Минзәлә районы Кадрәк төп мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы

Педагогик стажы – 17 ел

Укытучылар арасында укучы мәктәптә, дәрестә тормышка әзерләнә дигән караш бар. Нигә кирәк икән соң тормыш өчен, мәсәлән, математика һәм информатика? Мондый сорау укучыларны бик кызыксындыра.

Беренче математика дәресен карыйк. «Математика – барлык фәннәрнең патшасы», – дигәннәр борынгылар. Дөрестән дә, математика – тормышта иң кирәк, иң катлаулы һәм иң төгәл фәннәрнең берсе. Һәр һөнәрдә исәпли белергә, уйлый белергә кирәк, ә математика дәресләрендә укучылар уйлый белергә, саный, функцияләр аша графиклар төзи белергә, логик фикерләргә өйрәнәләр. Математиканы өйрәнү максаты – гомуми күзаллауны, фикерләү культурасын арттыру, фәнни дөньяга караш формалаштыру. Математик тикшеренүләрдә математик дәлилләр – логик фикерләрнең катгый булуы төп ысуллар булып тора. Математик фикерләү логик фикерләргә генә кайтып калмый. Бурычны дөрес кую, аны чишү ысулын сайлап алуны бәяләү өчен математик интуиция кирәк. Дәрестә моңа күп игътибар бирелә.

Математикада объектларның математик модельләре өйрәнелә. Тормышта модельлар аша мисалларны чишә белү – бик кирәкле шөгыль. Бер үк математик модель аша үзлекләре бер-берсеннән аерылып торган объектлар белән эш итү – реаль күренеш. Мәсәлән, бер үк дифференциаль тигезләмә халык үсеше процессларын һәм радиоактив матдәләр таркалуын тасвирларга мөмкин. Математика өчен каралган объектларның табигате түгел, ә алар арасында булган мөнәсәбәтләр мөһим. Математикада дедукция һәм индукция кулланалар. Индукция – шәхси тикшеренү аша гомуми нәтиҗә ясау методы. Дедукция – уйлану ысулы, аның ярдәмендә гомуми нәтиҗә аша шәхси характердагы бәяләмә ясала.

Математика табигать фәннәрендә, инженер-техник һәм гуманитар тикшеренүләрдә мөһим роль уйный. Математиканың төрле өлкәләргә керүе сәбәбе: ул – әйләнә-тирә чынбарлыкны өйрәнү өчен, бик төгәл модель тәкъдим итә торган фән. Заманча математикадан, аның алга киткән логик һәм исәпләү аппаратыннан башка кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә прогресс мөмкин булмас иде.

Яңа заман укучыдан белем таба алу һәм аны куллана белү, эш-гамәл башкара алу осталыгына ия булуны, башкалар белән яши белүне һәм үз-үзеңне үстерә алуны сорый. Мәктәптә, проект өстендә эшләү барышында укучылар математика дәресендә үткән барлык тема буенча белемнәрен кабатлыйлар һәм гомумиләштерәләр, укучыларның парлашыш, төркемдә эшләү күнекмәләре формалаштырыла, математик күзаллау, фикерләү сәләте үсә, җаваплылык хисе тәрбияләнә, уку белән кызыксыну арта, уку материалын тирәнрәк һәм аңлы үзләштерүгә ирешелә. Катлаулы күнекмәләрне үстерү мөмкинлеге дә барлыкка килә, мәсәлән, проблемаларны күрә, билгели һәм хәл итә белү, хезмәттәшлек һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләре, мәгълүмати технологияләр белән эшләү күнекмәләре үсә, мәктәпкә һәм укытуга мөнәсәбәт яхшыра. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары нәкъ шул карашларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән дә инде.

Информатика дәресләре бүгенге заманда бик кирәк. Чөнки, галимнәр фикеренчә, һәр биш ел саен кешегә бирелүче информация күләме ике тапкырга артып бара. Шулкадәр информация арасыннан кирәклеләрен генә сайлап алу укучыларда авырлыклар тудыра. Шул авырлыкларны кичү чараларын информатика дәресләрендә ачыклыйбыз.

Нәрсә соң ул информация? Информация сүзенең төгәл билгеләмәсе юк. Ул энергия, матдә белән дөньяның нигезен тәшкил итә. Башкача әйткәндә, ул – мәгълүмат. Мәгълүмат – безне чолгап алган дөньяның бер чынбарлыгы, ансыз яшәп булмый. Ул безгә китаплардан, газета-журналлардан, мәгълүмати чаралардан, аралаша торган кешеләрдән килә, ә хәзерге заманада локаль һәм глобаль компьютер челтәрләре аша да керә. Локаль компьютер челтәре –информация алышу, җайланмалардан бердәм куллану максатыннан кабель белән тоташтырылган бүлмәдә яки бинада урнашкан компьютерлар җыелмасы, ә глобаль – шул ул максат белән тоташтырылган бөтендөнья компьютерлар җыелмасы. Информатика – мәгълүматны компьютер ярдәмендә кертү, эшкәртү, саклау һәм тапшыру законнарын  һәм ысулларын өйрәтүче фән. Информация – информатиканың эш коралы. Математика төрле  математик дисциплиналар (алгебра, геометрия, саннар теориясе, функцияләр теориясе һ.б.) күплегеннән торган кебек, информатика да мәгълүмат белән берләшкән төрле дисциплиналар күплегеннән тора (мәгълүмат теориясе, кибернетика, программалау, алгоритмнар теориясе һ.б.).

Бик күп информация укучыга мәктәптә бирелә. Укытучылар укучыларына биргән барлык мәгълүматны да кабул итүләрен телиләр, шуңа омтылалар, төрле педагогик методлар кулланалар. Шуңа күрә укытучыдан да информацион компетентлы булу сорала, башкача, мөстәкыйль рәвештә кирәкле информацияне эзли белү, анализлау, эшкәртү һәм коммуникацион-информацион технологияләр ярдәмендә тапшыра белү кирәк. Шулай ук, информатика дәресләрендә укучыларда информацион (мәгълүмати) компетентлык формалаштыру тәләп ителә.

Ә информацион компетентлык ул – ФДББС таләпләре буенча төп компетентлыкларның берсе. Укучыларда информацион компетентлык формалаштыруда киң кулланылучы технологиләр:

– проект эшчәнлеге технологиясе; укыту фәннәре интеграциясе технологиясе;

– кискен (критик) фикерләү технологиясе;

– эзләнүле (эвристик) укыту технологиясе;

– проблемалы укыту технологиясе.

Һәр укучы информатика дәресендә информацияне саклау – программалар һәм бирелмәләрне юкка чыгу, үзгәртү, алу, рөхсәтсез кулланудан саклау максатыннан төрле кодлар, парольләр, антивирус программалар кулланып оештырылган юридик, техник чаралар һәм ысуллар белән таныша.

Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да – математика һәм информатика кебек фәннәрнең әһәмиятле өлеше, әлеге дисциплиналар буенча белемнәрне тормышның теләсә кайсы өлкәсендә куллану зарурлыгын күрсәтә.

Добавить комментарий