Укытучы хезмәтеннән тәм табам

Алсу Котдус кызы САЛИХОВА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих укытучысы, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Педагогик стажы – 26 ел.

Минемчә, укытучы булып туарга кирәк. Чын укытучыга хас зирәклекне, бала җанын аңлый, кичерә белә торган сизгер йөрәк, акыл, киң күңеллелекне тумыштан юлдаш иткәннәр генә Укытучы дигән олы исемгә тугры кала, дип исәплим.

Менә 26 ел инде Әгерҗе районы туган авылым Кадыбаш урта мәктәбендә балалар укытам. Үземне коллективтагы башка укытучылардан аерып күрсәтергә теләмим, барыбыз да бөтен тырышлыгыбызны куеп, сайлаган профессиябезне яратып, мәктәбебездәге йөзгә якын баланың һәрберсе өчен җан атып эшләүче кешеләр.

Саный китсәң, авыл укытучысы күп нәрсәгә сәләтле: ул балалар белән уртак тел таба, укучы белән укучы арасын гына түгел, кайчак бала белән ата-ана арасындагы конфликтны да көйли, мәктәп яны бакчасында чәчәк, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, авылның мәдәни тормышы эчендә кайный, үз йортын, хуҗалыгын алып бара… Бу бит әле укытудан тыш! Төп эшенә дә тел-теш тидерерлек түгел – укучылары район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда дәрәҗәле урыннар яулап, әледән – әле аңа канатлар куя. Әмма без ифрат тынгысыз, мәшәкатьле тормыштан ямь – тәм табып, рухи канәгатьләнү алып яшибез. Шушы мәшәкатьләребезне бизәүче, рухи көч, ярдәм, киңәш бирүче тугры юлдашыбыз менә бик күп еллар инде «Мәгариф» журналы булды.

Илебезнең киләчәге укытучыларның ни дәрәҗәдә балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүенә бәйле. Моның өчен укытучы профессиональ яктан грамоталы, иҗади, максатчан, яңа педагогик технологияләрдән хәбәрдар, аларны нәтиҗәле куллана белүче, психолог та, тәрбияче дә, оста оештыручы да булырга тиеш.

Мәктәбебез шәһәр мәктәпләре шикелле үк техника белән яхшы җиһазландырылган. Миллион сумлык грантка ия булдык бит инде! Минем тарих бүлмәсендә, мәсәлән, компьютер, музыкаль үзәк, видеопроектор. Электрон китапханәгә дә еш «керәбез». Берәр материал кирәк булса, мин аны шуннан бик тиз эзләп табам. Үз сайтыбыз бар. Бездәге бөтен яңалык шунда яктыртыла.

Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу Һәм тәрбияләү, сәләтләрен үстерү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы балалар –җәмгыятьнең төп байлыгы, ә һәр бала үзенчә талантлы.

Никадәр генә тәҗрибәле булсаң да, белемеңне арттыру юнәлешендә эшләмәсәң, заман тизлегеннән артка калуың бар. Шуңа күрә башка укытучыларның хезмәтен өйрәнәм, алдынгыларның тәҗрибәсенә таянам. Төрле бәйгеләр, семинарлар, «Түгәрәк өстәл», мастер-классларда катнашып, аларның эш алымнарын өйрәнәм, үз осталыгымны да күрсәтәм.

Мин соңгы елларда экологик тәрбиягә аеруча игътибар итәм. Экологик аң тәрбияләүдә яңа эш төрләрен – проект эшчәнлеге һәм эксперименталь эшчәнлекләр куллану отышлы. Бүгенге көндә мине нәрсә борчый һәм уйландыра?

Укытучы – кеше тормышында мөһим роль уйнаучы шәхес. Ул укучы алдында да, ата-аналар алдында да зур абруйга ия булырга тиеш. Элек-электән үк мөгаллимнәр зур абруйлы кеше саналган.  Бүген дә без шушы абруйны саклый алабызмы соң?

Бүгенге укучылар – бөтенләй башка алар. Һәркайсының һәрнәрсәгә үз фикере бар. Күп кызыксыналар, күп беләләр. Бүген мәктәп баласы укытучыга карап: «Безнең апа да бәрәңге ашыймыни?!» – дип шаккатмый. Укытучының матур киенеп, чәч-башын карап йөргәнен яраталар алар хәзер. Синдәге яңалыкны шунда ук күреп алып: «Сезгә бик килешә», – дип әйтүдән дә тайчынмыйлар. Шуңа күрә иң беренче укытучы үз-үзен тотышы, гамәлләре, гомумән әхлакый сыйфатлары белән үрнәк булырга тиеш. Кеше рәнҗетү, тупас һәм битараф булу – кешенең эчке дөньясының, рухының зәгыйфлеген ачыклый торган күрсәткечләр. Авыл укытучысы мондый холык белән дәрәҗә һәм ихтирам яулап ала алмас иде.

Ата-аналар да уңай якка үзгәрделәр дип әйтер идем. Балаларның укуы белән дә, мәктәп тормышы белән дә кызыксыналар. Мин үзем балаларына булышып, аларның һәр сулышын, адымын диярлек белеп торган ата-аналарны хөрмәт итәм. Ләкин араларында улының яки кызының көндәлеген өчәр атна буе ачып та карамаганнары бар шул… Сәбәбе нидер, күбрәк дөнья куу, акча эшләү белән мәшгульләрдерме?! Җыелышта, ата-аналар каршында бер бала турында да начар итеп сөйләгәнем юк. Әти-әнинең йөзен кызарту нигә кирәк?! Әйтәсе сүзем булса, мин аны аерым да җиткерә алам.

Кызганыч, бүгенге көндә күп балалар әби-бабай тәрбиясе, ана назы, әти тәрбиясе дефициты кичерә. Гаиләдә алган тәрбия, ишеткән үгет-нәсихәт исә кеше тормышында бик зур роль уйный. Үземнең укучыларым белән «Минем гаиләм тарихы» дигән темага сөйләшүләр үткәрдем. Ни аяныч, бары дүрт укучы – өченче һәм ике укучы гына дүртенче буын әби-бабаларын белә булып чыкты. Ә элеккегеләр бит җиде буынга кадәр белгән.

Китап укымаганлыктан бүгенге укучыларның сүз байлыгы ярлы. Грамматикалары да шуңа күрә аксый. Дөрес, дәресләре, өйгә бирелгән эшләре дә күп, аларга куелган таләпләр дә югары хәзер. Әмма теләк булганда буш вакыт барыбер табылыр иде.

Бүгенге оптимальләштерү чорында авыл укытучыларын, мәктәбебезне ябып куймаслармы дигән сорау борчый. Ләкин без бу проблемадан курыкмыйбыз. Чөнки мәктәпнең авылны яшәтүче көч икәнлегенә ышандырдык. Авыл халкы да авыл язмышы, мәктәп язмышы үз кулларында икәнне аңлап, коллективка һәръяклап ярдәм итеп килә, мөстәкыйльлеккә омтылып яши. Омтылмый нишлисең?! Мәгариф челтәренә караганнар үз көннәрен үзләре күрергә, акча табу юлларын эзләргә мәҗбүр ителде бит.

Минем уйлавымча, фәнни-техник прогресс алга киткән чорда бу проблемаларны хәл итмәслек түгел. Моның өчен без – укытучыларга, әти-әниләр белән берлектә һәрбер яңа чыккан инновацион технологияләрне шәхес тәрбияләүдә дөрес файдалана белергә, күңелебездәге җылы хисләрне, яратуыбызны, йөрәгебезне балаларыбызга бирергә тиеш. Дуслык, үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм ярату атмосферасында үскән балалар гына әдәпле, әхлаклы, иманлы, акыллы, тәүфыйклы һәм илебезнең ышанычлы киләчәге, таянычы була ала. Мин тәрбияләгән шәхес киләчәктә күңеле теләгән Һөнәрне сайлап алып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белер, яңадан-яңа технологияләрне уйлап табып, барлык кешеләргә матур тормыш, якты киләчәк бүләк итәр, дигән өметтә калам.

 

Добавить комментарий