Укытучының абруен ничек кайтарырга?

Гөлназ Кашаф кызы МУЛЛАГАЛИЕВА,  

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш  стажы – 25 ел

Инде менә чирек гасырдан  артык сөенә-сөенә һәркөн яраткан эшемә ашыгам. Минем  өчен  укытучы – һөнәр  генә,  җәмгыятьтәге  урын, мавыккан  эш  кенә  түгел, ә  тормышымның  мәгънәсе. Мин  укытучы  булып  эшләмим, укытучы  булып  яшим. Тел, әдәбият укытучысы буларак, иҗат эшчәнлегенә  зур игътибар бирәм, укучыларны да бу эшчәнлеккә тартырга тырышам. Бүгенге көндә шәхсән үземнең бик күп иҗади хезмәтләрем, үземнең авторлыкта 5 китабым, күмәк авторлыкта 1 җыентык  бар. Ә бит беренче иҗат орлыкларын күңелемә  үземнең тел-әдәбият укытучым Лена Вәгыйз кызы салган иде. Шигырьләр язарга өйрәтеп, ул шигырьләрне мәктәптә чыгып килүче  стена газеталарына урнаштырта, уңышлыларын газета-журналларга җибәреп безне сөендерә иде. Газеталарда басылып чыккан язмалар минем өчен сөенеч кенә түгел, ә укучыларым, авылдашларым алдында үземне күрсәтү мөмкинлеге бирде.  Шуңа күрә,  укытучы буларак, укучыларымны һәрнәрсәгә карата үзфикерле булырга өйрәтәм, аларны иҗат эшчәнлегенә юнәлтергә, иҗат серләренә төшендерергә тырышам.

2007 елдан бүгенге көнгә кадәр “Актаныш таңнары” район газетасында актив хәбәрче булып торам. Әлеге газетада язмаларым басылып торуы миңа куаныч кына түгел, күпмедер күләмдә абруй да китерә.  Язмаларым өчен газета укучылар рәхмәт сүзләре яисә үз фикерләрен дә миңа җиткерәләр, язар өчен темалар да тәкъдим итәләр. Ниндидер сәбәп белән газетада язмалар чыкмый торса, элемтәгә чыгалар.

Тагын үз эшчәнлегемдә бер максатны алга сөрәм. Ул –  укучыларга сәяси  тәрбия бирү. Үзем дә бик күп еллар, инде дистәдән артып китте, авыл тарихы белән кызыксынам,  мәгълүматлар туплыйм; һәр өлкәне аерым-аерым өйрәнеп, өч бүлектән торган авыл тарихын яздым; бик күп сугыш һәм тыл ветераннарын барладым һәм  Хәтер китабын кулъязма рәвешендә төзедем. Авылдашларым  арасында абруем булуга әлеге эшләрем дә ярдәм итте.

Мәктәп – элек-электән авылыбызның көзгесе. Укытучы беркадәр артист та булырга тиеш. Мин мәктәптә генә түгел, ә авыл мәдәният йортында да чаралар оештырам, аларда катнашам. Бәйрәм  чараларында катнашу кешене рухи яктан баета, сәхнә культурасына өйрәтә дип уйлыйм. Чараларга балаларны да тартам. Бу алар өчен зур бер тәрбия булып тора. Әнә шулай кайчандыр үземә белем һәм тәрбия биргән абруйлы укытучыларым үрнәгендә эшләргәргә тырышам.

Укытучы һөнәре – иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Кеше тормышта кем генә, җәмгыятьтә нинди генә һөнәр иясе булса да, укытучыдан башка ул бу үрләрне яулый алмас иде.

Җәмгыятьтә укытучының абруе бармы бүгенге көндә? Үземнең мәктәптә укыган вакытлар белән чагыштырам да, хәйран калам. Безгә тәрбия башкача бирелгән булганмы, заманасы башка булганмы?  Без укытучыларга бөтенләй башкача мөнәсәбәттә идек. Укытучы безнең өчен изге бер зат иде. Ә хәзер укытучы һәм укучы арасында мин андый мөгаләмә күрмим. Кызганыч.

Җәмгыятьтә укытучының элекке абруен ничек кайтарырга? Укытучының абруйлы булуы, беренче чиратта, үзеннән дә  тора,  дип уйлыйм. Минемчә, иң беренче, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын, аны аңлый белсен. Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, балаларыңны бер читкә куеп, замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Иң мөһиме: укучыларны үз артыңнан ияртә алу. Кыскасы, укучың өчен син үрнәк булырга тиешсең.

Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга игелек кенә теләгәннәрен тоеп яши.

Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Укучы боларны тоймый, сизми калмый, әлбәттә.

Икенчедән, укытучының матди хәле  мактанырлык димәс идем. Күп кенә укытучылар, өстәмә керем өчен мал асрап яисә башка бер кәсеп белән шөгыльләнеп яшәргә мәҗбүр бүгенге көндә. Димәк, тиешенчә хезмәт хакы түләү зарур.

Б көндә укытучының вакыты укучы белән эшләүгә караганда, кәгазь эше эшләп үтә. Иртән мәктәпкә килгәндә ул инде арыган була. Чөнки тәүлегенә 24 сәгать эшләсә дә, укытучының эше бетә торган түгел. Элек укытучының төп эше укыту булган. Димәк, укытучыга укыту эше белән  шөгыльләнергә ирек бирергә, кәгазь эшен киметергә кирәктер.

Өстәвенә, укытучының хезмәт сыйфатын конкурслар белән бәялиләр. Болары да артык түгел микән? Бәлки, конкурсларда катнашуны артык таләп итмәскә кирәктер.

Җәмәгать эшендә дә шул укытучы. Сайлаулар, салым, өмәләр укытучыдан башка узмый. Ни булса да укытучы йөгерә….  Болар аның абруен арттырамы?

Әти-әни балалары белән укытучыны бергәләп тикшерә. “Яхшы” укытучы эзли, сайлый. Баласына кадәр, мөгаен,  әүвәл әти-әнине тәрбияләргә кирәктер. Әти-әни өчен дә укытучы үрнәк булырга тиеш, дип уйлыйм.

Белдерергә теләгән таләпчән укытучы укучы өчен усал булып күренергә мөмкин. Кайчакта бала фикеренә әти-әнисе дә кушыла.   Баланы белемле итәргә тырышу, таләпчәнлек ошап бетми аларга. Балага уңай билге җиңел юл белән киләме?

Бала “укытучы тиеш” дигән фикердә. Аларда курку, оялу хисе дә юк дәрәҗәсендә.

Тырышып белем һәм тәрбия биргән укытучыларның хезмәтен тиешенчә бәяләү дә тиешле дәрәҗәдә түгел дип саныйм. Бу эш әти-әниләр, балалар алдында башкарылса, бәлки укытучының абруе азмы-күпме артыр иде. Үз хезмәтендә уңышларга ирешкән укытучыларны нигә ата-аналар, укучылар алдында хөрмәтләмәскә?! Җирлек җыелышларында да шундый ук эшләрне башкарырга мөмкин, чөнки анда да укытучы белем биргән балаларның ата-аналары катнаша.

Масса күләм мәгълүмат чараларында, мәсәлән  алар турында күбрәк язмалар урнаштырылса, һөнәри конкурсларда катнашучы, җиңү яулаучы укытучылар турында язмалар чыкса, мөгаллимнең абруе күтәрелмәс идеме? Бу яктан районыбызда соңгы елларда зарлана торган түгел. Грант алган мәгариф хезмәткәрләре, һөнәри бәйгеләрдә катнашкан яисә җиңү яулаган укытучылар, олдимпиадаларда призлы урын, җиңү яулаган укучыларның мөгаллимнәре турында язмалар һәрдаим район газетасында урын алып тора. Җәмгыятьтә укытучының абруен кайтаруда бу эшләр шулай ук җитди бер алым булып торалар. Алдынгылар слетында, махсус бәйрәм чараларында районыбыз җитәкчелеге укытучыларны еш телгә ала, аларның хезмәтен тиешенчә бәяли. Район телевидениесендә дә ниндидер махсус тапшырулар эшләнсә, анда укытучылар хезмәте яктыртылса укытучы абруен кайтаруда шулай ук бер адым булыр иде.

1 нче класстан чыгарылыш классына кадәр белем һәм тәрбия алу чорында бала күбрәк  укытучы йогынтысында була, соңыннан уку йортларында белем алуда да мөгаллимнән башка була алмый; шулай булгач, балаларыбызны әлеге һөнәр ияләрен хөрмәт итәргә, ихтирам итәргә өйрәтергә кирәк. Укытучыны әти-әни, бала хөрмәт итә,  шушы хөрмәт буыннан-буынга күчә икән,  җәмгыятьтә дә аның абруе булыр иде, дип уйлыйм мин.

Добавить комментарий