Якташым — бөек шәхес 

Дилбәр Нәкыйф кызы ФӘХРТДИНОВА,

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы.

Педагогик стажы – 29 ел.

Гүзәл табигатьле Мөслим районы татар милләтенә бик күп күренекле шәхесләр биргән. Алар арасында галимнәр, язучылар, хәрбиләр, укытучылар һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләре бар.

Гайфуллин Васыйл Габдулла улы – шуларның берсе. Ул 1937 елнын 23 мартында Югары Табын авылында туа. Үз авылында башлангыч белем алгач, укуын Түбән Табын мәктәбендә дәвам иттерә. Белемгә омтылышы көчле егет, Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлап, Ташлыяр мәктәбенә эшкә кайта. Физика, математика фәннәренә мәхәббәт Васыйлны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. 1961 елда кулына диплом алган егет туган ягына эшкә кайта. Укытучы, завуч, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән дәвердә Мөслим районы мәгарифенә бик күп яңалыклар кертә. Үз белемен тирәнәйтү максатыннан  1971 елда Ленинградтагы Герцен исемендәге педагогия институтына аспирантурага укырга керә, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә  башлый. 1974 елда педагогия фәннәре кандидаты була. 1974 елдан 1990 елга кадәр Казан дәүләт педагоггия институтында эшли. Анда укытучы, кафедра җитәкчесе, декан вазифаларын башкара. 1980 елда доцент дәрәҗәсенә ия була. Тырыш педагог 1992 елнын 7 июнендә педагогия фәннәре докторы булса, күп тә үтми профессор була. Төгәл, хезмәт сөючән ышанычлы Васыйл Габдуллович 1990 елда Татарстан мәгариф министры вазифасына билгеләнә. Ул татар мәктәпләре ачу, милли мәгарифне үстерү өчен бөтен көчен куя. 1997 елдан республиканың беренче милли уку йорты ректоры итеп билгеләнә. Татар дәүләт гуманитар институты була ул.

Миңа Васыйл Габдуллович декан булган чорларда Казан педагогия институтында укырга туры килде. Аның берничә сыйфатын искә аласым килә: гадилек һәм кешелеклелек.Ул студентларга һәрвакытта игътибарлы булды, хәлләребезне сораша иде, бервакытта да ярдәм сорап кергән кешене борып чыгармады. Аеруча мөслимнәрне күргәч, туганын күргәндәй сөенә иде. Без гел горурланып йөрдек, шундый уку йортынын җитәкчесе безнең якташыбыз булганга.

Мәгарифкә керткән зур өлешенең берсе – укучылар һәм укытучылар өчен китаплар язуы. Ә ул китаплар бик күп. Шуларның берничәсенә кыскача тукталасым килә. 1983 елда басылып чыккан «Физикадан мәсьәләләәр һәм күнегүләр» җыентыгы. Методик яктан иң дөрес төзелгән ярдәмлек бу. Анда укытучылар өчен киңәшләр, мәсьәлә чишү алымнары, мәсьәләне чишү үрнәкләре бирелгән. Ярдәмлекнең һәр булеге кыскача теоретик мәгълүмат белән башлана. Җыентыкка төрле авырлыктагы исәпләп һәм логик фикер йөртеп чишелә торган биремнәр сайланган. 1996, 1997 елларда басылган җыетыклар да мактауга лаек. Васыйл Габдуллович җитәкчелегендә китап авторлары Ә.С.Габидуллин һәм Ә.С.Хөсәенов укучыларны мәсьәләләрне анализлап чишәргә өйрәтәләр. Китаптагы биремнәр узләренең практик юнәлешле булулары белән аерылып тора, һәр мәсьәлә көндәлек тормыш белән бәйләнгән.

Васыйл Габдулловичның тагын бер хезмәтенә аерым тукталасы килә. Ул –1996 елда дөнья кургән «Совершенствование обучения физике в сельской малокомплектной школе» китабы. Бу китап – бүгенге көндә дә физика укытучыларының өстәл китабы булырлык хәзинә. Чирек гасыр элек басылып чыккан китап булса да, монда хәзерге заман укытучысы өчен файдалы киңәшләр бик күп. Бу бай эчтәлекле китап дүрт бүлектән тора. 1 нче бүлектә авыл мәктәбендә эш оештыруның үзенчәлекләре, тәрбия мәсьәләләре, иҗади эшчәнлеккә зур урын бирелә. 2 нче бүлектә физика дәресенең үзенчәлекләренә һәм физиканы блоклап укытуга басым ясала. 3 нче бүлектэ автор укытучыларны лаборатор эшләрне ничек оештырырга, физик тәҗрибәләр белән ничек укучыларны кызыксындырырга киңәшләр бирә. 4 нче бүлек – иң кызыклысы – физиканы гуманитаризацияләү, ягъни гуманитар фәннәр белән бәйләп өйрәнү. Тел фәннәре белән бәйләп бик күп мисаллар китерелгән, стандарт булмаган дәрес эшкәртмәләре , класстан тыш чара үрнәкләре  бик эчтэлекле.

Гайфуллин Васыйл Габдулла улы – Татарстан мәгарифенә  бик зур өлеш керткән галим, искиткеч шәхес. Ул күпме студентны физика дигән катлаулы фән серләренә өйрәткән. Шул студентлар – бүгенге көндә, чал чәчле мөгаллимнәрдер инде – илебезнең төрле почмакларында укучыларга белем бирә. Васыйл Габдулловичның фәнни хезмәтләре зур әһәмияткә ия, басылган китаплары бүгенге көндә дә кулланыла.

Без, мөслимлеләр, шундый галимебез булу белән бик тә нык горурланабыз!

 

 

 

Категория:

Добавить комментарий