Яктылык сибүче зыялылар

Илзидә Шамил кызы ГЕРАСИМОВА,

Әгерҗедәге Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 20 ел

Татар халкы элек-электән туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калган һәм аны яшь буынга җиткерергә тырышкан. Бигрәк тә авыл җирендәге милли мәктәпләрдә барлык фәннәрне туган телдә өйрәнү мөмкинлеге булдырылган. Татар баласы шушы шартларда милли рухта тәрбияләнгән, ата-бабаларыбыздан калган халык тәҗрибәсе  милли җанлы чын шәхес формалаштыруда әһәмиятле ролен уйнаган.

Без бүгенге көндә зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Безнең бу өлкәдә эшләгән бөек шәхесләр булганмы?

Горурланып әйтәм: булган.

Чын зыялылык, әдәп, әхлак үрнәге булып яшәгән мөгаллимәләр, Ленин ордены кавалерлары Гайшә Гобәйдуллина һәм Гайшә Әминоваларның мөгаллимәлек юллары Иж-Буби мәдрәсәсеннән башлана. Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре белән әйткәндә, «Әгерҗе янындагы кечкенә генә татар авылы XX йөз башы Россия тарихында метеор кебек ялтырап алды». Иж-Бубый мәдрәсәсе – милләтебезгә атаклы кешеләр тәрбияләгән, халыкка күпсанлы мөгаллим, галим, әдәбият-сәнгать әһелләре биргән белем учагы. Бубый мәдрәсәсен тәмамлап, Төркиядә, Грециядә белемен дәвам иттерүчеләр байтак була. Татар авылындагы бер мәдрәсәнең Истанбул, Солоники кебек шәһәрләрдәге мәктәпләр белән бер дәрәҗәдә торуы үзе генә дә әлеге гыйлем үзәгенең ни дәрәҗәдә югары булганлыгы турында сөйли. Төпле һәм тирән дөньяви белем бирү өстенә хөр фикергә ирек куелуы белән дә аерылып тора бу уку йорты.

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой: «Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – яңа заман укытучысы», – дип язган. Әйе, беренче һәм иң мөһим таләп – минем уйлавымча, ул – үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге дә, мотивациясе дә булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый.

Гайшә Гобәйдуллина үз эшен бик ярата, 1917 елга кадәр Иж-Бубый мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары Әгерҗе башлангыч мәктәбенә мөдир итеп билгеләнә.

Икенче мөһим таләпләрнең берсе – ул да булса, балаларны ярату. Әгәр укытучыдан чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. 42 ел укыту дәверендә йөзләгән мөгаллим һәм башка һөнәр ияләре тәрбияләгән Гайшә Гобәйдуллина озын гомер юлы уза. Күпсанлы укучылары, хезмәттәшләре күңелендә ул тирән белемле, пакъ күңелле, гадел, кешелекле мөгаллимә буларак истә кала. Бибигайшә ханым да шатлана-шатлана эшләп йөри. Укучыларын, мәктәбен җаныннан артык күреп ярата. Авыру яки фәкыйрьлек аркасында мәктәпкә килә алмаучыларны өйләренә барып укыта. Халык та, укучылар да бик хөрмәт итә аны. «Җанымны кая куярга белмәгән көннәремдә укучыларымның мәхәббәте коткарды мине», – дип искә ала мөгаллимә шәхес культы елларын.

Ярату – бала күңеленә ачкыч табучы бердәнбер игелекле көч ул! Укучыларны яратмасаң, укытучы булып булмыйдыр ул. Чөнки укытучы көне буе алар янәшәсендә, балалар үзләрен яраткан, дусты дип санаган кешегә карата гына эчкерсез булалар дип уйлыйм. Бала үзен яратмаган кешегә ышанырмы, авыр вакытларда таянырмы, аның киңәшләренә колак салып, ул күрсәткән юлдан атлармы? Шуңа күрә замана укучылары белән бергә һәм рухи яктан көчле булырга тиеш.

Өченчедән, укытучы укучыларга белем биргәндә кирәкле осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Гайшә ханым – үзе дә атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкерте. «Дин дәресләре белән беррәттән, физика, химия, математика, география фәннәре, рус, гарәп, фарсы телләре укытылды. Без, 11 – 12 яшьлек балалар, мәктәпкә иртән сәгать 6 да килеп, кич 5 тә кайта һәм дәресләрне мәктәптә хәзерли идек», – дип искә ала мөгаллимә. Минемчә, хәзерге мәктәп, укыту-тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучыда педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Дүртенчедән, укытучы укучыга киңәшче, дус , ягъни оста  психолог була белсә, яхшы бик яхшы булыр дип уйлыйм. Ул катлаулы ситуацияләрне үзенең алдан күрүчәнлеге, акылы, тормыш һәм педагогик тәҗрибәсе белән бәяли, саклану чаралары кулланып проблемаларны булдырмый кала белүчәнлеге белән аерылып тора. Бу – бик мөһим. Бигрәк тә замана үзгәрә барган саен, кешелеклелек, шәфкатьлелек артта калуын танырга мәҗбүрбез: гаиләләрдә эчкечелек, акча артыннан куу,  табыш һәм шәхси уңышлар гына өстенлек итә. Мондый  кеше балалары турында оныта, аның вакыты калмый. Гаиләдә рухи сыйфатлар югала бара, минемчә. Ә авылның йөзе –аңың күркәм  гаиләләрендә, кешеләрендә. Тату гаилә, берсеннән берсе зирәк өч бала, яраткан хезмәт, Гайшә апа авылда калган гаиләләргә сабырлык, тәрбия, татулык үрнәге булып тора.Үзе дә  искиткеч пакь күңелле, гадел, кешелекле, олы җанлы, киң күңелле,мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше булып укучылары күңелендә саклана. Укытучы балалары башкаларга да үрнәк булырга тиеш дип уйлыйм.Г айшә апаның кызы – Сания, оныгы – Роза да – белем орлыклары таратучылар.

42 ел укыту дәверендә йөзләгән мөгаллим һәм башка һөнәр ияләре тәрбияләп, Ленин орденына ия булган Гайшә Гобәйдуллина озын гомер юлы уза: үзенең 100 яше тулган көнен исән-сау каршылый ул.

Гайшә Саттар кызы Әминова (Саттарова) да Иж-Бубый авылыннан. 1907 елда яңа ачылган Мөселман хатын-кызлар дәрелмөгаллиматына укырга керә. 15 яше тулгач, Иж-Бубыйдагы земство мәктәбендә укыта башлый. 1924 елда Сарапул якларына китә һәм анда 1927 елга кадәр эшли. Шул елда яңадан туган авылына кайтып, совет мәктәбенә эшкә килә. 1928 елда авылда комсомол ячейкасы төзелгәч, яшьләр агитация-сәнгать бригадасы оештыралар. Әлеге агитбригада 1930 елда төзелгән драма түгәрәгенә кушылып китә. Түгәрәкнең төп составын элеккеге мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре тәшкил итә, шул исәптән Гайшә Саттар кызы да спектакльләрдә актив катнаша. Тырыш, тынгысыз педагог җиң сызганып җәмәгать эшләрендә дә  актив катнаша. Авыл укытучысының роле аерым. Элек-электән шулай килгән. Укытучы – белем бирүче генә түгел, ул агитатор, политинформатор, сәхнәдә артист, тормышны саклап калу өчен ярдәм итүче дә. Гайшә апа мәктәптә 1955 елга кадәр хезмәт куя: башлангыч сыйныфларны укыта, лаеклы ялга китәр алдыннан 4 ел китапханәче булып эшли. Тырыш хезмәте өчен Гайшә Әминова 1949 елда СССР Югары Советы Указы нигезендә хөкүмәтебезнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә.

Остазлары – бертуган Бубилар сайлаган юл үрнәгендә озак еллар мәгърифәт өлкәсендә эшләп, киләчәк буынны халыкка намус белән хезмәт итү рухында тәрбияләгән бу ике шәхес – кешеләр сокланырлык, баш иярлек хезмәт һәм тормыш юлы үткән ветеран педагоглар белән мин чын күңелдән горурланам.

Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем укучыларым да вакытларын сарыф итмичә, зиһен, сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек, ярдәмләшү орлыклары сала алган булсам иде. Минем саф күңелем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым балалар күңелен җылытып торса иде… Әйе, минем кулымда – киләчәк буын, балалар язмышы…

 

 

Категория:

Добавить комментарий