Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәмгыятьтә укытучының абруен күтәрү алымнары

Илүзә Илгиз кызы ВИЛДАНОВА,Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Педагог буларак эш стажы 1 елҮз эшенә битараф булмаган һәр кеше иртәме-соңмы, башкарган эше белән аңа кар...

Илүзә Илгиз кызы ВИЛДАНОВА,
Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагог буларак эш стажы 1 ел
Үз эшенә битараф булмаган һәр кеше иртәме-соңмы, башкарган эше белән аңа карата булган таләпләр туры киләме, дип уйлана.
Укытучы һөнәре динамик, йомшак, тынгысыз һәм шул ук вакытта газаплы да. Нәкъ менә шушы кешеләр гомернең иң мөһим өлкәләрендә үрнәкләр, идеаллар булдыру һәм аларны тарату буенча мактаулы авыр йөкне үз җилкәләрендә йөртәләр. Өстәвенә, бу юлны сайлаган кешенең үз белемен, тәҗрибәсен башкаларга бирү ихтыяҗы бар. Укытучы башкача булдыра алмый.
Әмма безнең көннәрдә укытучының җәмгыять эшчәнлегенә бәя төрлечә. Әгәр егерме ел элек укытучының абруе какшамаслык, шиксез булса, бүгенге көндә укутучыга карата караш үзгәрде һәм бик үк куанычлы түгел ул. Күп кенә укучылар, аларның әти-әниләре теләсә кайсы вакытта укытучыларга карата тавыш күтәрергә һәм һөҗүм итәргә мөмкин.
Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә соң?
Мәктәптә укытучының абруен күтәрү алымнарының берсе буларак, белем бирүне хезмәт итеп кабул итүне җәмгыять аңыннан юкка чыгарырга кирәк дип саныйм. Җәмгыять, мәгариф - ул хезмәт күрсәтү, дип аңлый, ул вакытта җәмгыять, ата-аналар бергәлеге ягыннан укытучыга хезмәт күрсәтә торган кешегә караган кебек мөнәсәбәт барлыкка килә. Әлеге мөнәсәбәтне берничә ел эчендә юкка чыгарып була дип уйлыйм. Минемчә, бу алым җәмгыятьтә укытучының абруен арттырыр өчен зур плюс булачак.
Укытучының абруен арттыруның икенче юлы итеп - укытучының җәмгыятьтә тоткан роле һәм гомумән мәктәпнең җәмгыятьтә тоткан роле, аның уңай әһәмияте турында сөйләүче фильмнар төшерергә тәкъдим итәр идем. Мондый фильмнар бүгенге көндә бик сирәк очрый. Алар укытучы ролен «ул, чыннан да, лаек” дәрәҗәсенә күтәрергә булышыр иде. Кызганычка каршы, укытучыдан көлүне күп кенә фильмнарда күрергә мөмкин.
Киләчәк мәктәбе минем өчен - ул, барыннан да элек, укытучылар баланы тормышка әзерли торган мәктәп. Минемчә, нәкъ менә без, укытучылар, балаларга гомер буе яшәп килгән мәңгелек кыйммәтләр һәм ясалма идеологик үрнәкләр арасында нечкә чик күрсәтергә тиеш. Мин ышанам, мондый яңа мәктәп булачак һәм андагы укытучылар лаеклы дәрәҗә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ