Казанның сәнгать университетында бүген Театр атналыгының гала-концерты узды.
Бер атна дәвамында студентларга Республиканың театр режиссерлары, актерлары мастер-класслар бирде, театр мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр үтте.
Шулай ук берничә көн дәвамында студентлар үзләре дә спектакльләрдә катнашты. Алар нигезендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде.
Әлеге чара Татарстандагы туган телләр елына һәм «Театр көненә» багышлап уздырылды.