Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тинчурин театры +»

Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Тинчурин театры+" универсаль проекты нигезендә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очра...

Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Тинчурин театры+" универсаль проекты нигезендә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә узды. Кичәне Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев ачып җибәрде. Ул үз чыгышында китапханә белән театр арасындагы иҗади дуслыкның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде. Башкалабыз күрке булган Милли китапханә үзенең 155 еллык юбилеен да билгеләп узды.
Очрашу театрда күптән түгел булып узган Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» спектакленең премьерасы уңаеннан үткәрелде. Әлеге спектакльне тамашачы беренче тапкыр «Һәлакәткә бер адым» исеме астында караган иде. Төп рольләрне башкаручы артистлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның атказанган артистлары – Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин катнашты. Алар спектакльне сәхнәләштерү тарихын сөйләделәр. Һәр образны иҗат иткәндә туган фикерләре белән уртаклаштылар. «Биш миллион акча тапсам, нишләр идем?» соравына җавап бирделәр.
Очрашуда спектакльдән өзек тәкъдим ителде. Артистлар белән якыннан аралашу тамашачыларда спектакльне сәхнәдән карау теләген уятты.
Кичәгә килгән кунаклар артистларга сораулар яудырдылар, алар бик теләп һәм тулы җавапларын бирделәр, искиткеч җылы очрашуның азагында тамашачылар арасында спектакльгә билет уйнатылды.
Тамашачылар яраткан артистларына көчле алкышларын бүләк иттеләр.
Раушания ЗАРИПОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ