Логотип Магариф уку
Цитата:

Төбәкара шигырь бәйгесе Гран-при ияләре

Татар теле һәм әдәбияты буенча III Төбәкара олимпиаданың шигырь бәйгесендә Мәскәү һәм Башкортостаннан килгән катнашучылар җиңеп чыкты. Төбәкара олимпиадага ТР Халыклар дуслыгы йортында нәтиҗә ясалды....

Татар теле һәм әдәбияты буенча III Төбәкара олимпиаданың шигырь бәйгесендә Мәскәү һәм Башкортостаннан килгән катнашучылар җиңеп чыкты. 
Төбәкара олимпиадага ТР Халыклар дуслыгы йортында нәтиҗә ясалды. Нәфис сүз осталыгы бәйгесендә җиңүче укучылар аерым бүләкләнделәр. Быел әлеге бәйге ТАССРның йөз еллыгына багышланды. Татар теле һәм әдәбияты буенча III Төбәкара олимпиадада катнашучылардан шигырь ятлап килү соралды. Нәтижәдә Гран-прига ике катнашучы лаек булды: Башкортостаннан Тимур Суфиянов һәм Мәскәүдән Илнар Каюмов.
Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадага йомгак ясау тантанасында Тимур Габдулла Тукайның «Пар ат» — шигырен, ә Илнар  Нури Арслановның «Атлантида» шигырен укыдылар. 
Җиңүчеләрне Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов котлады.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ