Логотип Магариф уку
Цитата:

«Толстой елы» бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

Бөек рус язучысы Лев Толстой иҗатына гашыйк нәниләр Кыш Бабай бүләкләрен алды. «Салават күпере» журналы укучылары арасында «Толстой елы» бәйгесен игълан иткән иде. Иң яхшы эшләр авторлары бүген Казанд...


Бөек рус язучысы Лев Толстой иҗатына гашыйк нәниләр Кыш Бабай бүләкләрен алды. «Салават күпере» журналы укучылары арасында «Толстой елы» бәйгесен игълан иткән иде. Иң яхшы эшләр авторлары бүген Казанда бүләкләнде.




Иҗади конкурс балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч мәктәптә белем алучы татар балаларын рус классигы әдәбияты белән таныштыра.
Ел дәверендә «Салават күпере» журналы редакциясе 200дән артык  гариза кабул иткән.  Катнашучылардан, журнал битләрендә басылып чыккан, Лев Толстой әсәрләреннән хайваннар рәсемнәрен кисеп алып, махсус бланкка туплап бару соралды.  Журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова билгеләп үткәнчә, җиңүчеләр очраклы рәвештә ачыкланган. Алырны КФУның Л.Толстой ис. Рус һәм чит илләр филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы Резидә Мөхәммәтшина һәм Г. Тукай ис. Милли мәгариф һәм татаристика югары мәктәбе деканы Әлфия Йосыпова бүләкләде.
Балалар журналы әзерләгән бүләкләр Зәринә Низамова (Биектау), Самат Идиятуллин (Тәтеш) һәм Әдилә Сәхәхетдиновага (Арча) тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ