Логотип Магариф уку
Цитата:

Торт пешерүче математика укытучысы

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең «Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә җиңү яулаган Рәисә РАФИКОВА  укучыларны һәм мәртәбәле жюрины осталыгы белән сөендерде. Рәисә Кәлимулла кызы Кама Тамагы...

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең «Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә җиңү яулаган Рәисә РАФИКОВА  укучыларны һәм мәртәбәле жюрины осталыгы белән сөендерде.
Рәисә Кәлимулла кызы Кама Тамагы урта мәктәбендә мәктәбендә математика һәм физика дәресләре укыта. Мөгаллим «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең ике этабын уңышлы узды. Беренче этапта катнашу өчен  «Математика фәне – барлык фәннәрнең дә нигезе» дип исемләнгән эссе юллаган иде. Икенче этап кысаларында әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе дә жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Бәйгенең III этабында укытучы Казанның Ш.Мәрҗани ис. 2 нче татар гимназиясендә «Текстлы мәсьәләләрне чишү» тамасына ачык дәрес бирде. Буш вакытында Рәисә Кәлимулла кызы тортлар пешерергә ярата икән. Дәрестән соң укытучы 11 сыйныф укучыларын «Авыл укытучысы — 2019» конкурсының эмблемасы сурәтләнгән торт белән сыйлады.
Атна дәверендә без magarif-uku.ru порталында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең җиңүчеләре һәм лауреатлары турында сөйләячәкбез. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ