Логотип Магариф уку
Цитата:

Тотылмаган карак юк, диләр

Бөтен Рәсәй халкының колагын үрә торгызырга мәҗбүр иткән маҗаралы әкият бик тиз тәмамланды. Күпләр Башкортстаннан 25 миллион акча алып качкан «Россельбанк» бүлеге хезмәткәре Луиза Хәйруллинаны, тоттыр...

Бөтен Рәсәй халкының колагын үрә торгызырга мәҗбүр иткән маҗаралы әкият бик тиз тәмамланды. Күпләр Башкортстаннан 25 миллион акча алып качкан «Россельбанк» бүлеге хезмәткәре Луиза Хәйруллинаны, тоттырмас Зорро кебек, ил чикләрен исән-имин үтеп, берәр чит илдә ак атта пәйда булыр дип көткән иде. Әмма аны туган йортыннан нибары 500 чакрым ераклыкта, Казанда тотып алырлар дип кем уйлаган?
Хәйруллиннар гаиләсе Яңа Савин районындагы бер йорттан вакытлыча фатир яллый. МВД һәм ФСБ оперативникларына Луиза Хәйруллинаны кулга төшерергә айдан артык вакыт кирәк булды. Шымчыларның качак банкирша эзенә ничек төшүләре әлегә сер булып саклана. Закон сакчылары фатирга бәреп кергәндә  гаилә әгъзаларының  барысы да – Луиза, Марат, 8 һәм 12 яшьлек кызлары өйдә була. Акча гына табылмый.
Кулга алынганнан соң, Луиза шашынып кычкырырга керешә, мондый җинаятькә баруына  ирен  гаепли. Тотылганчы ук читтән торып кулга алынганлыктан, көч структуралары Луизаны тиз арада Башкортстанга озатты. Шул арада Марат Хәйруллин Андрей Малахов чакыруы буенча Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруында катнашырга өлгерде. Анда хатынының әлеге җинаятьне  аның аркасында кылуын әйтте. Моңа кадәр дә комарлы уеннарда катнашып, бик зур суммалар оттыруы,  төрле кредитлар,  ипотека буенча  алган бер бүлмәле фатир өчен шактый гына бурычлары җыелуы турында сөйләде. Шунда ук Казандагы бер уен йортында  банктан хатыны урлаган акчадан да колак кагарга өлгерүен  җиткерде.
Тикшерүчеләр Марат Хәйруллинның сөйләгәннәре, ягъни юлдан язган ирнең урланган акчаны комарлы уенда оттырырга өлгерүе дөрес тә булырга мөмкин дип саный. Моны раслау өчен аларга «хәсрәт капчыгының» кайда уйнавын гына белергә кирәк. Кассиршаның әтисе Рамиль кызының тормышы буталуында  баш-аягын комарлы уеннарга бәйләгән ире Марат һәм аның бурычлары гаепле дип бара.
Хәзер Луиза Хәйруллинага 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Марат Хәйруллин хатыны Луизага теләктәшлек белдергән мәрхәмәтле гражданнар тиешле сумма җыеп бирсә, әлеге срок шактыйга кыскарыр иде дип саный. Интернетта инде Луиза Хәйруллина фонды ачылган диләр.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ