Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР хөкүмәте 150 укытучыга стипендия һәм эш бирә

КФУ киләчәктә ике телле мәктәпләрдә эшләргә теләүче  150 студентны кабул итәчәк. Аларга дүрт ел буена ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләү каралган. Уникаль программада катнашу шартлары турынд...

КФУ киләчәктә ике телле мәктәпләрдә эшләргә теләүче  150 студентны кабул итәчәк. Аларга дүрт ел буена ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләү каралган. Уникаль программада катнашу шартлары турында журналистларга Л.Н.Толстой ис. филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге хәбәр итте. 


Татарстан хөкүмәте башлангычы белән тормышка ашырылып килүче программа республика мәктәпләрендә предметларны рус һәм татар телендә укыта алырлык яшь белгечләр әзерләүне күздә тота. Узган елны бу максаттан Казан (Идел буе) федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе 125 студент кабул иткән иде. Быел алар саны берникадәр артачак.


«Республикабыз хөкүмәте заказы белән без быел өстәмә рәвештә 150 бала кабул итәчәкбез. Аларның 100 көндезге бүлеккә, 50се читтән торып уку бүлегенә кабул ителер, дип көтелә. Көндезге бүлеккә «Математика һәм информатика», «Биология һәм химия», «Тарих һәм җәмгыять белеме» дигән белгечлекләргә кабул итү оештырылачак. Читтән торып уку бүлегенә «Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары», «Музыка һәм өстәмә белем бирү укытучылары» дигән белгечлекләренә кабул итү оештырылачак», – дип белдерде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.


Программада катнашачак студентлар исемлеге БДИ нәтиҗәләре нигезендә үткәрелүче конкурс нәтиҗәсендә формалашачак. Моннан тыш, абитуриентлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашында әнгәмәгә чакырылачак. Барлык теләүчеләр арасында 150 иң яхшы укучы сайлап алыныр, дип көтелә.
Рәдиф Рифкать улы белдерүенчә, сайлап алынган студентлар 4 ел буена бюджет урыннарда белем алачак. Яхшы билгеләргә укучы егет һәм кызлар өчен ай саен 15 000 сум күләмендә стипендия каралган. Уку тәмамланганнан соң әлеге студентлар 5 ел дәверендә алдан билгеләнгән мәктәпләрдә эшләргә тиеш булалар.
Абитуриентлардан документларны кабул итү 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ