Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Прокуратурасы укучыны ашханәгә кертмәгән завучларның үз-үзен тотышын тискәре бәяләгән

Татарстан Прокуратурасы укучыны ашханәгә кертмәгән завучларның үз-үзен тотышын тискәре бәяләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза «...

Татарстан Прокуратурасы укучыны ашханәгә кертмәгән завучларның үз-үзен тотышын тискәре бәяләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
Социаль челтәрләрдә мәктәп укучысын ашханәгә кертмәүләре сурәтләнгән видео чыкканнан соң, Чаллы прокуратурасы тарафыннан 13нче мәктәптә үткәрелгән тикшеренүнең нәтиҗәләре билгеле булды.
Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, җиденче сыйныф укучысы ашханәгә ризык сатып алырга кермәкче булган, әмма ишек янында кизү торган завучлар аны үткәрмәгән.
«Моннан тыш, әлеге хезмәткәрләр, мәгариф һәм һөнәри этика турындагы закон таләпләрен тупас бозган – укучыга әдәпсез сүзләр әйткән», - диде Руслан Галиев.
Нәтиҗәдә, прокуратура Автокала Башкарма комитеты җитәкчесенә, мондый хәлләр алга таба кабатланмавын сорап гариза тапшырган, шулай ук завучларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен дә күтәргән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ