Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган тел көне яңа формата үтәчәк

Быел татарның бөек шәхесе – шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 134 ел тула. Шул уңайдан ел саен 26 апрель көнне ел саен татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Быел и...

Быел татарның бөек шәхесе – шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 134 ел тула. Шул уңайдан ел саен 26 апрель көнне ел саен татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Быел илдәге үзизоляция чорында да әлеге вакыйганың әһәмияте кимеми, бары тик чараның форматы гына үзгәрәчәк.
26 апрель көнне 12.00 сәгатьтә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бәйрәм фильм-концерты трансляцияләнәчәк. Концерт барышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2020 елгы лауреатлары да игълан ителәчәк.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыручы шигырь бәйрәме быел үз масштабларын тагын да киңәйтергә мөмкин. Социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Фейсбук, инстаграм) колачлы флешмоб старт ала. Әлеге чарага 26 апрель көнне төгәл 12.00 сәгатьтә старт бирелеп, аңа теләгән бөтен кеше кушыла алачак. Моның өчен, яраткан шигыреңне укыганны видеога төшерергә һәм роликны үз аккаунтыңда #шигырьбәйрәмеһәм #Тукайтуганкөн #Праздникпоэзиионлайн #ДеньрожденияТукая хештеклары белән урнаштырырга кирәк.
Моннан тыш, республиканың мәдәният учреждениеләре дә үзләренең онлайн-программаларын тәкъдим итәчәк. Әйтик, К.Тинчурин театры артистлары YouTube-каналларында Тукайның шигырьләрен укыячак, азактан бергәләп “Туган тел” җыры башкарылачак.Социаль челтәрләрдәге шигъри флешмоблар һәм марафоннар “Әкият” курчак театры, Г.Тукай исемендәге әдәби музей, ТР Милли музей да уздырачак.
Композитор Н.Г.Җиһанов музееның YouTube-каналында һәм социаль челтәрләрдә “Табдулла Тукай әсәрләре Нәҗип Җиһанов иҗатында” дип исемләнгән программа тәкъдим ителәчәк.
Тукай рухы виртуаль дөньяда күптәннән сизелә инде. Балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары балалар һәм әти-әниләр арасында марафоннар игълан итәргә өлгерде. Бу арада һәркем Тукайны өйрәнә: шигырьләрен ятлый, чәчмә әсәрләрен укый, аның иҗаты буенча кул эшләре һәм рәсемнәр ясый.

Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ