Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел» олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе оештырган «Туган тел» олимпиадасы узган елның сентябрь аенда игълан ителгән иде...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе оештырган «Туган тел» олимпиадасы узган елның сентябрь аенда игълан ителгән иде. 100 дән артык укучы катнашырга гариза бирсә дә, соңгы турга кадәр иң үҗәтләр генә килеп җитте. Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Чарада Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф  Җамалетдинов, әлеге институтның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, аның фән буенча урынбасары Айрат Йосыпов, уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлфия Гайнуллина һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Дамир Хөснетдинов һәм редакция хезмәткәрләре катнашты. Рәдиф Рифкать улы, укучыларны сәламәләп, сәләтле балаларыбызның мөмкинләрен ачу өчен мондый олимпиада-бәйгеләрнең кирәклеген ассызыклап үтте. Әлеге уңышлы башлангыч киләчәктә дә дәвам итсен дип теләде. Бүләкләү тантанасыннан соң укучылар институт буйлап экскурсия узды. Ә хәзер инде җиңүчеләр исемлегенә күз салыр вакыт. Менә алар:
Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Зарипова Лилиана (җитәкчесе Акмалова Айзирә Хәбип кызы) бүләкләнә.
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Закиров Камил (җитәкчесе Низамбиева Раушания Ринат кызы)
Балтач районы Чутай балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Илвина һәм Низамиева Илзия (җитәкчеләре Габделвалиева Фәйрүзә Мөбәрәкҗан кызы)
Арча районы Д.Г.Хакимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең «Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалының 2 нче сыйныф укучысы Гарипов Җәмил (җитәкчесе Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы)
Сарман  районы Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Уразаев Камил (җитәкчесе Нурлыгаянова Гүзәл Гөлүс кызы)
Балтач районы Чутай балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Галимуллин Нуршат (җитәкчесе Абдуллина Флүдә Равиловна)
Балтач районы Чутай балалар бакчасы-башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Мәрданова Динә (җитәкчесе Габделвалиева Фәйрүзә Мөбәрәкҗан кызы)
Яшел Үзән шәһәре 16 нчы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Ралинә (җитәкчесе Гайсина Суфия Искәндәр кызы)
Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Әдиятуллина Эльвина (җитәкчесе Вилданова Илсинә Илгиз кызы)
Яшел Үзән шәһәре 16 нчы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Попова Әминә (җитәкчесе Гайсина Суфия Искәндәр кызы)
Яшел Үзән шәһәре 16 нчы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәмсиев Илгизәр (җитәкчесе Гайсина Суфия Искәндәр кызы)
Балык Бистәсе муниципаль районы Котлы Бүкәш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Азилә (җитәкчесе Курмаева Рушания Рәфыйк кызы)Котлыйбыз!
Бәйгене оештырырга ярдәм иткән, җиңүчеләрне җылы кабул иткән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм институт коллективына зур рәхмәт белдерәбез. Алга таба да бергә булыйк.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ