Туган телен белгән тамырларын онытмас

Кырдагы урак өсте бер якта торсын! Соңгы кыңгырау чыңнарына үрелеп киткән имтиханнар уңыш җыюны хәтерләтсә, хыялыңда йөрткән һөнәрле булу өчен өлгергәнлек аттестатын теләгән уку йортына илтеп тапшыру киләчәк өчен орлык саклауга тиң. Ә бәлкем кайберләүләр үз юнәлешен төгәл сайлап алмагандыр әле. Бүгенге мәгълүмат шундыйлар өчен.

Гаиләгә тиң мөнәсәбәт

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарихы 1804 елда Казан император университетында тел фәннәре бүлеге ачылуга барып тоташа. Элек-электән үк институтта гаиләдәгечә җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Мөгаллимнәр һәм студентлар арасындагы үзара мөгаләмәгә күрше факультет вәкилләре дә сокланып һәм бераз көнләшеп карый. Бүгенге көндә КФУның иң эре структур берәмлегеннән саналган институтта 4 меңгә якын студент белем ала, 300дән артык мөгаллим һәм хезмәткәр, шул исәптән 71 фән докторы һәм 188 фән кандидаты, 9 чит ил укытучысы эшли.

Институт үз эченә Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф, Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе һәм И.А.Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәпләрен ала. Уку йорты татар һәм төрки халыклар телләрен, әдәбиятын, мәдәни кыйммәтләрен яхшы белә торган бакалавр һәм магистрлар әзерли. Биредә югары белем алып чыккан егетләр һәм кызлар тормышның төрле тармакларында эшли: аларны фән, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә, шул исәптән дәүләт органнарында һәм коммерциячел оешмаларда очратырга мөмкин.

Фәнни белем бирү үзәкләре белән беррәттән, институтта Казан халыкара лингвистика үзәге эшләп килә. Ул студентларга өстәмә белем алу буенча төрледән-төрле программалар тәкъдим итә һәм телләр буенча халыкара сертификацияләүне тормышка ашыра. Чит ил вузлары белән хезмәттәшлек итү исә студентларга һәм аларның остазларына яңа үрләр яулауга юл ача: фәнни проектларда, ике дипломлылык программаларында катнашырга мөмкинлекләр бирә.

Шулай да, һәр уку йортының төп күрсәткече – анда белем ала торган булачак белгечләр. Студентлар, белем эстәү, фән эшләре язу белән беррәттән, күңелле итеп яши дә белә. Уку йортында моның өчен барлык шартлар да тудырылган: уңай тулай тораклар, алты миллион басма һәм электрон китапларны үз эченә алган китапханә бар. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары өчен генә дә «Мизгел» театры, «Әллүки» иҗат берләшмәсе, «Татар-time» КВН командасы, «Яшьлек» һәм «Казаным» бию ансамбльләре, «Сәлам» фольклор ансамбле, вокаль ансамбльләр эшләп килә, төрле иҗади бәйгеләрдә зур уңышларга ирешә.

Киләчәккә нигез бүген салына

Чыннан да, институтта киләчәккә карап эшлиләр. Биредә булачак студентлар белән эшләү дә җитди куелган. Аның базасында алтынчы ел инде гуманитар юнәлеш белән кызыксынучы 7-11 нче сыйныф укучылары өчен Кече филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшләп килә. Биредә республиканың төрле районнарыннан, хәтта илнең башка регионнарыннан да балалар белем ала. Алар шулай ук институт кысаларында оештырылган бәйге-олимпиадалар, конференцияләрдә билгеләнгән махсус номинацияләр, секцияләр эшендә катнаша. Узган елның сентябрь аенда институт белән берлектә безнең редакция тарафыннан игълан ителгән «Туган тел» олимпиадасы да укучылар күңелендә кече яшьтән үк туган телебезгә, мәдәниятебезгә хөрмәт уяту, аны саклау, тамырларыбызны барлау максатын күздә тотып оештырылган иде. Бәйге җиңүчеләре Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кунакка чакырылды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, уңган-булган укучыларны сәламәләп, сәләтле балаларыбызның мөмкинләрен ачу өчен мондый олимпиада-бәйгеләрнең кирәклеген ассызыклап үтте. Әлеге уңышлы башлангыч киләчәктә дә дәвам итсен дип теләктәшлек белдерде. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хамит улы Мирзаһитов исә студентлар тормышы белән таныштырды. Чара тәмамланганнан соң укучыларыбыз Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән тагын да якыннанрак таныштылар. Магистр абый-апаларының дәресләренә «сәяхәт кылдылар», студентлар укый торган аудиторияләр, Г.Тукай иҗатын өйрәнү, фольклорны өйрәнү үзәкләре белән таныштылар, без югарыда телгә алган Халыкара лингвистик үзәкне күрделәр. Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Ринат кызы Низамбиева олимпиадада катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаша: «Сыйныф җитәкчесе буларак, ата-аналар белән түгәрәк өстәлләр оештырганда, тәрбия сәгатьләре үткәргәндә, Р.Фәхретдин китаплары һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы төп ярдәмчеләрем булып тора. Бүген төп максатым – туган телебезгә кызыксыну уяту, сөйләшергә өйрәтү. «Туган тел» олимпиадасы игълан ителгәч, бик сөендем. Укучыларым да биремнәрне бик теләп чиште. Тукай теленә мәхәббәт уяту юнәлешендә эш алып барганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм».

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Добавить комментарий