Логотип Магариф уку
Цитата:

Тугызынчы сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе уза

Россия мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе уза. Әлеге сынауда Татарстанның 1000гә якын мәктәбе укучысы катнаша. Казанның 39 нчы санлы мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министр...

Россия мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе уза. Әлеге сынауда Татарстанның 1000гә якын мәктәбе укучысы катнаша. Казанның 39 нчы санлы мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары булып кайтты. 
9нчы сыйныфта рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе — рус теле буенча төп дәүләт имтиханнарының «телдән» өлеше түгел, ә дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү буенча мөстәкыйль процедура. Эшне башкаруга һәр катнашучыга уртача 15 минут бирелә», — дип белдерде Илсур Хадиуллин.

Йомгаклау әңгәмәсе дүрт өлештән тора. Укучылар тәкъдим ителгән текстны укып чыгарга, аның эчтәлеген сөйләргә, укытучы белән диалог төзергә һәм монолог сөйләргә тиеш булалар. Имтихан баллар белән бәяләнә. Иң түбән балл — 10, иң югарысы –19. Нәтиҗәләр биш көн эчендә билгеле булачак. Сынауны уза алмаган укучылар, биремнәрне кабаттан үти алачак.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ