Тукай белән Туфан бер томда…

Кулга шушы көнәрдә Татар энциклопедиясенең соңгы, 6нчы томы килеп керде. Соңгы дисәк тә, бу сүзгә берникадәр ачыклык кертеп үтми дә мөмкин булмас. Әлеге академик басманы алдан ук алты томда чыгару каралса да, татарча томнарга караган язмалары соңрак урыс телендә чыккан томнардан тәрҗемә ителеп, яңа саннар, шәхесләр, атамалар белән яңартылып, тулыланып барганлыктан, татар телендәге соңгы, алтынчы том ахыр чиктә ике кисәккә бүленгән.

Әлбәттә, бернәрсә дә сәбәпсез генә барлыкка килми. Материалларның томнан томга арта баруы ул бер тәрҗемәгә генә дә, яңа саннарның, яңа шәхесләрнең өстәлә баруына гына да бәйле түгел. Халкыбыз үз энциклопедиясен булдыру өчен гасырлар буе әзерләнә. Бу изге эшкә һәр гасырның Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Әхмәтһади Максуди кебек олуг галимнәре һәм башка күп кенә тынгысыз җаннары, кайчан да булса шушы томнарның дөнья күрәсен белгәндәй, үз өлешен кертә, материаллар туплый барган.

Менә кулыбызда алтынчы томның “Тәберде шәһәрлеге” язмасы белән башланып, “Чытырчы” дигән мәкалә белән тәмамланган беренче кисәге. 612 биттән торган әлеге китапка 2820 мәкалә, 990 рәсем (шуларның 600е – төсле) кергән. Кызыксыну утын тизрәк суыту өчен, “Т” хәрефе буйлап, тизрәк бөек шагыйребез Тукайга кайтыйк. Менә ул аның шәхесен шәрехләп башланган садәи юллар: “ Тукай Габдулла Мөхәммәтгариф улы – шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе…” Үзендә Пәйгамбәрлек сыйфатлары булган бөек шагыйребез беренче әсәрләрендә үк халкына эндәшкән, дөнья ыгы-зыгысында югалып калмас өчен, татар җәмгыятен гыйлем һәм мәдәният ярдәмендә үстерергә чакырган һәм бу юллар хәзерге көннәргә дә аваздаш булып яңгырый:

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,

Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк;

Мәдәният мәйданында урын алыйк, —

Егъла-тора алга таба атлыйк имди.

(“Иттифакъ хакында”)

Махсус бер томга тупланган кебек, укучыбызны Тукайдан соң Туфан көтеп тора. Бу титаныбыз иҗатының үзәгендә дә милләт, тел язмышы турында уйланулар тәшкил итә. Татар халкының үткәне белән кызыксыну, киләчәге өчен кайгыру аның сөргенлек чорларындгы шигырьләрендә үк яңгыраш таба.

Тиздән алтынчы томның икенче, соңгы кисәге дә кулга керер, халкыбызның шушы хәзинәләреннән файдалана гына белик.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий