Тукай варислары кемнәр булыр?

Түбән Кама каласында “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән төбәкара бәйгегә шушы көннәрдә гаризалар кабул итү төгәлләнде, ягъни гаилә тәрбиясендә бөек Тукаебызның иҗаты чагылдырылган видеоязмалар сайлап алу комиссиясенә тапшырылды. Шунысы шатлыклы: барлык татарстанлылар өйдә утыруга карамастан төрле шәһәр, районнардан бәйгедә катнашу теләге белдергән күп кенә хатлар килде. Әлбәттә, быел хатларны балалар бакчалары түгел, ә Тукай иҗатын, Тукай рухын сөйгән, гаилә тәрбиясендә киң кулланган һәм үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашасы килгән әти-әниләр җибәрде. Кем ничек җаен тапкан, теләге булган – юлын табар, булмаган – сәбәп эзләр, дип тикмәгә әйтмиләр бит… Шуңа да дүрт еллык тарихы булган бәйгебезне Түбән Камарайонының Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән киңәшләшеп, быел читтән торып (видеоязмалар аша) уздырырга ниятләдек. Бу инде янә бер кат безнең Тукайлы халык булуыбызны дәлилли! Габдулла Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә, без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле. Шуңа да Тукай иҗаты тәрбия чыганагы, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Анда гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга, акны карадан аерырга, гадел караш, киң күңеллелек һәм нәниләр күңелендә башка асыл сыйфатлар булдырырга җирлек бар. Иң мөһиме туган телебезгә мәдхия җырлый, Тукай варислары тәрбияләргә ярдәм итә. Ә Тукай варислары кайда да югалмый.

Быелгы бәйгенең җиңүчеләре 26 апрель көнне – сөекле Тукаебызның тууына 134 ел тулган көнне игълан ителәчәк.

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы методисты, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы

Добавить комментарий