Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада – «Җиңүгә кадәр 100 көн» акциясе

«Җиңүгә кадәр 100 көн» акциясеннән без дә читтә калмадык. Шундый төр акция игълан ителүгә үк тәрбиячеләр белән фикер алыштык та җиң сызганып эшкә керештек. Әлбәттә, ут-күршеләребез – китапханәчеләр, у...

«Җиңүгә кадәр 100 көн» акциясеннән без дә читтә калмадык. Шундый төр акция игълан ителүгә үк тәрбиячеләр белән фикер алыштык та җиң сызганып эшкә керештек. Әлбәттә, ут-күршеләребез – китапханәчеләр, укытучылар да ярдәмгә килде. Бердәмлектә – көч, дип тикмәгә әйтмиләр ич.

Балалар да игелекле, изге гамәлләр кылырга теләп алынды. Санаулы йөз көннең беренче көнендә үк якташыбыз Советлар Союзы Герое Иван Петрович Болодуринның (быел аның тууына 115 ел тулды) батырлыгы турында бай эчтәлекле тематик шөгыль, шәһәребездә аның исемен йөрткән урамга сәяхәт оештырдык. Ә февраль аен тулысынча диярлек патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышладык. Уртанчылар, зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүче сабыйлар, Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренә нигезләнеп, берсеннән-берсе матур ап-ак, кызыл ромашкалар ясаган булса, мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр, тәрбияче апалары, китапханәчеләр белән «Дан сиңа, Муса Җәлил!» акциясендә катнашты, ягъни үз куллары белән ясаган чәчәкләрне микрорайоныбызда яшәүче халыкка тараттылар. Үз чиратында шәһәрдәшләребез дә бүләксез калмады: алар Муса Җәлил шигырләрен, әсәрләреннән өзекләрне балаларга кычкырып укыдылар. Урамда китаплар кайдан килсен инде, диярсез. Җавабы гади: мондый төр уңайлыкны калабыздагы 37 нче китапханә хезмәткәрләре (мөдире – Резидә Рәис кызы Галиева) тудырды, үзләре белән алып чыккан китаплар арасында «Моабит дәфтәрләре»н күрү дә истәлекле иде, китап кулдан-кулга йөрде.

Китап дигәннән, үзем дә, язучы буларак, «Яңа китап бүләк ит!» акциясендә актив катнаштым. Хәер, бу җәһәттән, татар кешесе, кая гына барса да, күчтәнәчсез юлга чыкмаган, шул нисбәттән, мин дә нинди генә чара, очрашуларга барсам да, туган телебездә нәшер ителгән китап, журналларны һәрчак үзем белән алам.
Үлемсез шагыйрьнең иҗатын мәңгеләштерү йөзеннән, Түбән Кама хакимияте тарафыннан да үтә дә зур эш башкарылды. ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын күздә тотып «Җәлил укулары» дип исемләнгән бәйге игълан итте. Шунысы куанычлы: әлеге бәйгедә теләге булган һәр түбәнкамалы үз көчен сыный алды. Сүз уңаеннан, өч көнгә сузылган әлеге бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да, студентлар да, өлкәннәр дә катнашу бәхетенә иреште. Җиңүчеләрне һәм призлы урынга лаек булучыларны Муса Җәлилнең туган көне – 15 февральдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә тәбрикләделәр. Аннан барыбыз бергә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдык.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр герой-шагыйрь шигырьләрен күңелдән сөйләп кенә калмадылар, рольләргә бүлеп, сәхнәләштереп, уйнап та күрсәттеләр. Патриот шагыйребезнең иҗаты буенча шулай ук квест-уеннар, «Тапкырҗан агайда кунакта» дип исемләнгән брейн-ринглар уздырылды, кросвордлар чишелде, әсәрләренә нигезләнеп ясалган балалар рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырылды.
Җәлил варисларына 19 февраль көнне янә бер кат көч сынарга мөмкинлек тудырылды. Мондый төр игелекле эшкә Әлфинә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге 6 нчы китапханә алынды. «Мин татарча сөйләшәм» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында оештырылган чарада 10 нчы һәм 11 нче микрорайоннардагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Нәни җәлилчеләр чыгышын бәяләү өчен, ягъни жюри әгъзалары буларак, Түбән Камадагы Аксакаллар шурасы вәкиле Мәснәви Габдулла улы Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры урынбасары Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева, 20 нче мәктәп директоры Илhам Шакирҗан улы Ишмөхәммәтов чакырулы иде.
Бәйрәм төсмере алган кичәдә һәрбер бала, нинди милләттән булуына карамастан саф татар телендә чыгыш ясады. Тәрбиячеләр дә зур әзерлек белән килгәннәр, Муса Җәлилнең тормышы турында театральләштергән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Сабыйларга истәлекле бүләкләр, диплом һәм баллы призлар өләштек.
Патриотик рухта сугарылган бәйрәмнәр әле моның белән генә чикләнмәячәк. Алда әле тагын да колачлырак чаралар, очрашулар көтә үзебезне.

Нурзия МИРХАЗОВА,


Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ