Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфада Г.Тукайга һәйкәл ачылачак

Тиздән Башкортстанда шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак.  Ул  татар мәдәнияте көннәрен үткәрү кысаларында каралган. Бу турыда «Мәгариф»кә «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы баш мөхәррире Салават...

Тиздән Башкортстанда шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак.  Ул  татар мәдәнияте көннәрен үткәрү кысаларында каралган. Бу турыда «Мәгариф»кә «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы баш мөхәррире Салават Кәримов хәбәр итте. 
Һәйкәл 17-18 апрельдә ачылачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә. Монумент «Нур» татар дәүләт драма театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак.
Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл проектына конкурс Уфада узган елны игълан ителгән иде. Скульпторлар 6 төрле монумент тәкъдим иткән булганнар.  Һәйкәлнең биеклеге 8 метр булуы билгеле.
Искәртеп үтәбез, Уфаның Свердлов урамындагы бер йортта Г.Тукайга истәлекле такта урнаштырылган. Шагыйрь биредә 1912 елда яшәгән булган.
Фото: Тәбрис Яруллинның facebook челтәрендәге сәхифәсеннән алынды

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ