Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфада рәсми рәвештә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

Бүген Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Бу хакт...

Бүген Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Биеклеге сигез метр булган бронза һәйкәл Уфа татар дәүләт "Нур" театры каршына урнаштырылган. Һәйкәлне ясауга Уфа меценаты Артур Хаҗигалиев матди ярдәм күрсәткән.
Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәйкәлне татар һәм башкорт халыклары дуслыгының яңа символы дип атады.
"Тукайның тормышы һәм иҗаты шул исәптән Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә аның шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслыгы ике тугандаш халыкны тагын да якынайтты", - диде Хәбиров. "Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!" - дип татарча тәмамлады рәсми сүзен Радий Хәбиров.
"Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Бик матур урында аңа һәйкәл куелды", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул Башкортстан җитәкчелегенә һәм бүген һәйкәл ачылуга килгән халыкка рәхмәтен җиткерде.
Ике республика җитәкчесе беренче булып Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Тукайга һәйкәл ачылу рәсми тантанасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назар да чыгыш ясадылар. Алар бүгенге тантананы тарихи дип бәяләделәр.
Бүгенге тантанага 300ләп кеше килгән иде. Һәйкәлне ачканда күпләрнең күзендә яшьләр күренде. Җыелган кешеләр, "Тукаебызга һәйкәл куелды!" дигән шатлыклы сүзләр әйтеп, бер-берсен зур бәйрәм белән котладылар.
Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы шагыйрьнең халык көенә салынган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Һәйкәл ачылганнан соң Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановны Уфа татар дәүләт "Нур" театры бинасы белән таныштырды.
Фото: tatar-inform.tatar

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ