Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучым – горурлыгым

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең VIА сыйныфы укучысы Айзилә  Хәмидуллина быел да республика күләмендә татар теле буенча үткәрелгән олимпиадада призёр булды. Ул бит – минем укучым!Олимпиадаларда к...

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең VIА сыйныфы укучысы Айзилә  Хәмидуллина быел да республика күләмендә татар теле буенча үткәрелгән олимпиадада призёр булды. Ул бит – минем укучым!
Олимпиадаларда катнашу укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадага әзерләгәндә өстәмә чыганаклардан файдаланып, иҗади эзләнергә кушам. Бу укучының фикерләү сәләтен үстерә, грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерә, сүзгә осталыгын баета. Укучы никадәр күбрәк укыса, шулкадәр белемлерәк, зыялырак була.

Мин үзем укучыларымның талантын ачыклау өстендә эш алып барам. Шундый укучылар арасыннан Айзилә – талантлы укучы. Ул – мәктәбебезнең иң яраткан һәм өметле укучыларыннан берсе. Аны яратмаска мөмкин түгел. Айзилә –  уку отличнигы, биюче, шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә дә җиңүче, сыйныф тормышында да иң активы. Укучым III сыйныфтан бирле татар теле буенча үткәрелә торган «Винкинг» олимпиадасында призёр булып килә. Ул –эзләнүчән, иң тырыш укучыларымның берсе.  
Айзилә гади генә гаиләдә татар теленә, халкыбызның гореф-гадәтләренә соклану хисе алып тәрбияләнә. Ул табигатькә гашыйк. Шуңа да аның күңеле матур. Сыйныфташлары да аны яраталар, аның фикерләрен тыңлыйлар. Мондый укучы белән ничек горурланмаска мөмкин! Ул бөтен матурлыкны, тырышлыкны үзенә җыйган. Мин – аның сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Киләчәктә дә аңа һәрдаим уңышлар юлдаш булсын дип телим.
Гаиләләре дә туган телебезне саклау һәм үстерү өстендә үрнәк булып торалар. Үзләренең туган як табигатен яратып, аның белән горурланалар, аны онытмыйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен гаиләләрендә дә саклап яшиләр.
Гөлнара САФИНА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ