Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы гаиләсендә ничә бала булырга тиеш?

Төп мәсьәләгә керешкәнче, бер-ике кызыклы факт китереп үтик әле. Ә сез баш исеме итеп куелган сорау тирәсендә уйлана торыгыз.Беренчедән, быелның алты аенда Татарстанда Татарстанда 9050 никах теркәлгән...

Төп мәсьәләгә керешкәнче, бер-ике кызыклы факт китереп үтик әле. Ә сез баш исеме итеп куелган сорау тирәсендә уйлана торыгыз.


Беренчедән, быелның алты аенда Татарстанда Татарстанда 9050 никах теркәлгән. Бу – узган елның шул чорындагыдан 7,5 процентка азрак. Казанда исә чәчне чәчкә бәйләргә теләүчеләр саны быел хәтта былтыргыдан 10 процентка кимегән.


Икенчедән, ВЦИОМ уздырган «Гаиләдә ничә бала булырга тиеш?» дигән сораштыруда катнашучыларның 40 проценты – ике, 28 проценты – өч, 14 проценты дүрт һәм аннан күбрәк бала алып кайтырга тели. 7 проценты бер бала җитәр, дигән фикердә. 6 проценты бөтенләй бала теләми. 5 процентының бу хакта бөтенләй уйланганы юк икән.


Укытучы халкы гомер-гомергә алдынгы карашлы, иң ихтирамга лаеклы, һәр мәсьәләдә әйдәп баручы, башкаларга өлге-маяк булырга тиешле дип санап киленде. Бу хәзер дә шулай. Шулай икән, илебезнең демография мәсьәләсендә дә укытучыларыбыз лидерлар сафында булырга тиеш түгелме? Әллә инде алар да башкалар күк тормыш авыр дип, ах-ух килеп, зарланып кына ятарга тиешләрме? Бу хакта мөгаллимнәребез үзләре ни уйлый? Сүзне хәзер аларның үзләренә бирик.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы:


– Чыннан да, укытучы шәхесе гомер-гомергә башкаларга үрнәк булырга тиеш булды. Укытучы кеше башка кешеләр кылган гамәлләрнең күбесен кыла алмый. Ул билгеле бер кысаларда яшәргә тиеш. Тиеш димен, мәҗбүр димим. Мәҗбүр итүгә калгач, укытучы булмыйсың инде ул! Укытучы шәхес буларак кына түгел, яшәү рәвеше, хуҗалыгы белән дә үрнәк була. Укытучы яшәгән йорт бай булыр димим, тик пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торырга тиеш. Буран булса, иртүк сукмагы ачылсын, җәй булса, өй каршысы шау чәчәккә күмелсен. Бу – авыл җирендә бигрәк тә шулай кирәк. Авыл халкы элек-электән укытучыга ияреп яшәде. Соңгы елларда авылларыбызда балалар туу да кискен кимеде. Укучылар саны 80нән ким булса, андый мәктәптә балаларга тиешле белем бирелми дигән сылтау белән моннан алты-җиде ел элек күпме авылларыбызны мәктәпсез калдырдылар. Хәзер безнең мәктәпкә балалар биш авылдан килеп укый. Аның Уразбахты дигәнендә заманында менә дигән урта мәктәп бар иде, хәзер бу авылның хәтта башлангыч мәктәбе дә, балалар бакчасы да юк. Күпме күренекле шәхесләр тәрбияләп үстергән Кече Кирмәндәге урта мәктәпне әлегә тартып-сузып тугызъеллык итеп тоткан булалар. Узган уку елында мәктәбендә нибары 18 бала укыды. Безнең мәктәптә дә, биш авылдан килеп укуларына карамастан, бар укучысы 34 баладан артмады. Унберенче сыйныфта укучылар бөтенләй булмады. IX сыйныфны алты бала тәмамлады, шуларның дүртесе мәктәптән китәм дип йөри. Беренче сыйныфта ике бала иде. Ни кызганыч: бу яңа уку елында исә безнең мәктәптә беренче сыйныфка керүче бер бала да булмаячак.22


Һич шөбһәсез, бу мәсьәләдә укытучы халкы үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Күп гаиләләр бер яки ике бала үстерү белән чикләнсә, без үзебез дүрт бала тәрбияләп үстердек. Һәм бер дә үкенмибез. Өч балабызга укытучы һөнәре бирдерттек. Бердән, мәктәптә укучы балалар артса, икенчедән, булачак укытучылар укытучы гаиләсендә тәрбияләнә. Бу да мөһим. Бәләкәйдән әти-әнисе һөнәренең нечкәлекләрен белеп үсә бит алар. Күп бала тәрбияләгән укытучы бу яктан да үз укучыларына үрнәк була ала. Ни өчен шулай дим? Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларыма гаилә кору темасына багышланган анкеталар тутыртам. Анда: «Гаиләгезнең ничә баласы булуын телисең?» дигән сорау да кертәм. Бик күбесе бер дә икеләнмичә дүрт дип җавап яза. Укытучысына иярү бит инде бу. Ә инде сораштыруда куелган төп сорауга: «Укытучылар гаиләсендә генә түгел, гомумән, һәр татар гаиләсендә балалар саны кимендә дүрт булсын, күбрәк булса, тагын да яхшырак», – дип җавап бирәсем килә.


Надия ВӘЛИЕВА, Казандагы 162 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе:


– Бик тә актуаль сөәль бу. Ринат әфәнденең фикере белән тулысынча килешәм: гаиләдә ким дигәндә дүрт бала булырга тиеш! Ике малай, ике кыз. Ник дисезме? Хәзер аңлатам. Ир заты, нәселем дәвам итсә иде дип, малай туса иде дип тели. Без – хатын-кызларның исә булышчым, кул арама керердәй ярдәмчем булыр иде дип кыз бала табасы килә. Димәк, гаиләдә кимендә ике бала. Тик кыз бала күңелен ир бала аңлап бетерә алмый. Һәркайсына иптәш, ягъни кыз балага – сеңелкәш, ә малайга энекәш кирәк.


Мин үзем – ике бала анасы, ике егет үстердек. 1981 һәм 1985 елгылар. Өченчегә кыз табасым бик килгән иде. Узган гасырның 80 нче еллары бик болганчык, әйбернең бигрәк тә юк чагы иде шул. Каенанам: «Өченчесен табып, хәерчеләр санын арттырасың юк әле», – дип кырт кисте. Хәзер инде заманы 1990 еллар түгел: кибетендә ни телисең – шул бар. Аннары бала киеме дә олырагыннан кечесенә кала бара. Тик бакчабызга йөрүчеләрнең дә күбесе бер яки ике бала гаиләдән. Өч бала үстерүчеләр берән-сәрән генә шул.


Әлфия ҖИҺАНГӘРӘЕВА, Менделеев районы Песәй урта мәктәбе укытучысы:
– Гаиләбез белән укытучылар без. Дүртебез дә үзебезнең Песәй мәктәбендә укыта. Үзем 30 елга якын инде татар балаларына рус теле hәм адәбиятыннан белем бирәм. Ирем Ринат куркынычсызлык иминлеге, хезмәт фәннәрен укыта, улларыбыз Илнар белән Илвир – математика һәм физика укытучылары. Илнарыбыз инде менә җиденче елын Песәй урта мәктәбен җитәкли.
Хәзерге вакытта мәктәбебездә 42 укучы бала белем ала. Тик азрак шул. Мәктәптә эшли башлаган елларымда һәр класста егермеләп бала була торган иде. Югыйсә, мәктәбебезнең матди-техник базасы да шәһәрнекеннән ким түгел, укытучыларыбыз да – үз һөнәрләренең остасы, күрсәткечләребез дә һич тә йөз кызартырлык түгел. Әйтик, укучылар саны аз булса да, алар арасында елның-елында мәктәпне медальгә тәмамлаучыларның булмый калганы юк. Үткән уку елында Россия медаленә ике укучыбыз – Гөлшат Кәшбиева белән Ринас Шириев лаек булды. Шулай ук мәктәбебез күптән түгел үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Шул чор эчендә Песәй мәктәбен тәмамлап чыкканнардан өч кеше мәгариф өлкәсендә профессор дәрәҗәсенә кадәр үскән, алтысы төрле өлкәләрдә кандидатлык диссертацияләре яклаган. Мәктәбебезгә яшь укытучылар да килә. Алар хәзер бездә өчәү: барысы да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы булдырган программа буенча алына торган Грантка ия булды. Кемгәдер болар төп темадан читкә китү кебегрәк тоелыр. Тик укытучы төн утырып әзерләнгән бер үк дәрес материалын, класстагы 20–25 укучыга да, барлы-юклы 2 – 3 балага аңлатканда да бердәй көчен-энергиясен сарыф итә бит. Бала санының кимүен авылга игътибарның җитенкерәмәве белән аңлатыр идем. Хоккей мәйданчыгы төзеп куеп кына авылда яшьләрне төпләндереп калдырып булмаячак. Бердән, гаиләсен тәэмин итәрлек хезмәт хакы булган эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк үзләрен. Барыннан да элек, хөкүмәтебез авыл мәктәпләренә, анда эшләүче мөгаллимнәргә игътибарны арттырса иде. Авыл укытучысына, барыннан да элек, яшәр өчен торак кирәк. Яшь укытучы өй җиткерә башлый – тик бернинди ташлама юк. 35 яшькә кадәр булган укытучылар өчен торак җиткерү өчен программа бар, ләкин аңа берничек тә эләгеп булмый. Ник дисәгез, яшь укытучы (әйтик, минем улларым кебек) әти-әнисе белән бергә яши, шунлык белән квадратура килеп чыга. Бәлки алга таба хөкүмәтебез авыл укытучылыры өчен торак җиткерергә гадирәк программалар чыгарыр. Шулай ук талантлы балалар белән эшләр өчен финанс якларын арттыру да бик яхшы булыр иде. Сәләтле балаларны ниндидер конференция, форум, фестивальләргә катнаштыру да шулай ук зур чыгым сорый. Бар очрак өчен укытучы үз кесәсеннән чыгара алмый бит инде.
Кыскасы, авыл мәктәпләре бетмәсен иде. Һәр мәктәпнең үзенең булачак Ломоносовлары, Пифагорлары бар һәм булачак. Югарыда әйтелгән мәсьәләләр уңай хәл ителсә, яшьләре дә авылда калачак, гаиләләрендә балаларын ишәйтү ягын да караячаклар. Шул исәптәптән яшь укытучы гаиләләре дә.

Таһир СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы:


– Эшнең бик тә кызу чагында шалтыраттыгыз әле: умарталар карап, бал аертып йөргән чагым иде. Авылда яшисең икән, менә шул бал кортлары кебек бик тә уңган булырга кирәк шул. Укытучы дигәч тә, интеллигент кыяфәте чыгарып, матур сөйләп, ике кулны кесәгә тыгып кына йөреп, авылда тормыш алып барып булмый шул. Мал-туарын да тотабыз, җиләк-җимеш, яшелчә бакчабыз да, каралты-курабыз да кешенекеннән ким түгел. Умартабыз да бар. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә сынаткан юк: мәктәбебездә инглиз теле укытучысы булып эшләүче хәләл җефетем – Фәридә апагыз белән өч бала тәрбияләп үстердек: ике малай, бер кыз. Берсе – компьютерчы, берсе – укытучы, ә төпчеге әлегә мәктәптә укый. Ягъни без дә күп балалы гаиләләр нисбәтеннән икәнбезлә. Тик нигәдер хәзер яшьләр ишле бала табарга бик үк атлыгып тормый шул: бер яки күп булса ике бала белән чикләнә. Авыл җирендә эш юк дию белән акланмакчылар. Аларны да аңларга була. Колхоз-совхозлар таралгач, авыл җирендә тотып эшлим дигән эше дә чамалы хәзер. Тик һәр нәрсәнең үз вакыты. Вакытында гаиләсен корып, башлы-күзле булсыннар да гаиләләрен ишәйтсеннәр иде яшьләребез. Шул исәптәп мөгаллимлек юлын сайлаган егет-кызларыбыз да.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ