Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыга ярдәмгә яңа китап

Кошлар – планетабыздагы иң үзенчәлекле җан ияләредер, мөгаен. Каурыйларына, үзләренә бертөрле кыяфәтләренә һәм канатларына гына игътибар итегез әле: искитмәле бит! Җир шарының кайсы гына почмагында гы...

Кошлар – планетабыздагы иң үзенчәлекле җан ияләредер, мөгаен. Каурыйларына, үзләренә бертөрле кыяфәтләренә һәм канатларына гына игътибар итегез әле: искитмәле бит! Җир шарының кайсы гына почмагында гына очрамый алар. Кыскасы: коры җир хайваннары арасында төрләр саны буенча кошларга җиткәне юк. Орнитологлар әйтүенә караганда, аларның 8600 дән артык төре генә бар. Ә инде плнетабызда 100 миллиардтан артык кош яши икән. Татарстаныбызда да кошлар фаунасы бик тә төрле: бездә 19 отрядка керүче 300 дән артык төр кош очравы билгеле. Әйтик, республикабыз териториясендә чыпчыксыманнар отрядына караган 120 төр кош кына очрый икән. Ә инде һөдһөдсыманнар, керәшәсыманнар, төн күгәрченнәресыманнар, фламингосыманнар отрядларындагыларының һәркайсыннан берәр генә төр кош безнең Татарстанны үз иткән.
Кошлар дөньясына кагылышлы әллә нихәтле кызыклы мәгълүмат бар анысы. Тик әле арабызда балалар гына, хәтта өлкәннәр арасында да саесканны – чәүкәдән, купшылны чебенчедән аера белмәүчеләр очраштыргалый бит. Бер үк отрядка караган кош төрләре турында әйтәсе дә юк инде. Андыйларга нишләргә икән дип һич кенә дә аптырыйсы юк. Әле яңарак кына КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтына караган биоэкология кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы Илгизәр Ильяс улы Рәхимов белән биология фәннәре кандидаты, доцент Алексей Александрович Мосалов тарафыннан язылган бик тә уникаль «Атлас-определитель птиц Республики Татарстан» дигән белешмәлекнең тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрде. Анда республикабыз территориясендә тереклек итүче 305 төр кош турында бай мәгълүмат китерелә. Аерым алганда, һәр кошның үлчәме, төсе, үз-үзен тотышындагы үзенчәлекләр, аның биотопик таралышы, яшәү рәвеше, нинди авазлар чыгаруы хакында һәркемгә аңлаешлы, гади телдә, бай иллюстрацияләр белән язылган. Кайсыларының Татарстанның я Россиянең Кызыл китабына кертелүе хакында да мәгълүмат бар. Китап үзе рус телендә булса да, һәрбер кошның латин һәм татар телләрендәге атамалары да китерелгән. Әйтик, кречет дигән кошның татарча исеме – шоңкар, лесуханыкы – су тавыгы, ә поручейникныкы үлән шөлдие икән. Кыскасы, әлеге атлас-билгеләгеч укучылар, студентлар, мөгаллимнәр һәм, гомумән, туган ягыбыз табигатенә битараф булмаган, бигрәк тә кошлар дөньясы белән кызыксынганнар өчен менә дигән кадерле бүләк булачак. Әлеге китап 2400 данә тираж белән нәшер ителгән. Димәк, кайсыгыз өлгеррәк – шул әлеге атлас-китаплы булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ