Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар үзгәрешләргә яраклаша беләләр

"Укытучылар мобиль, үзгәрешләргә әзер hәм ситуациягә яраклаша беләләр", - дип белдерде Мамадыш районы Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Әнисә Хаҗиева. "Мәгариф" әлеге районда дистанцион укуның ничек...

"Укытучылар мобиль, үзгәрешләргә әзер hәм ситуациягә яраклаша беләләр", - дип белдерде Мамадыш районы Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Әнисә Хаҗиева. "Мәгариф" әлеге районда дистанцион укуның ничек оештырылуын белеште.
"Дистанцион дәресләрнең беренче көне бик яхшы үтте, дияргә була.  Мамадышта 100 % укучы 4 чиректә укырга кереште. Безнең районда интернет тотмый торган 1-2 авыл бар. Ул авылларда укытучылар балалар белән месенджерлар аша элемтәгә керәләр", -диде ул.
Каникуллар вакытында Мамадыш укытучылары дистанцион укытуга  әзерлек алып барганнар. Балалар, әти-әниләр белән видео-конференцияләр үткәрелгән.
"Барлык укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителгән иде. Алар моңа кадәр дә электрон журнал һәм электрон көндәлектә эшли иделәр. Өстәвенә, бүгенге көндә заманча дәрескә электрон укытусыз кереп булмый. Укытучылар үзгәрешләргә әзер, мобиль, ситуациягә яраклаша беләләр",- диде Әнисә Хаҗиева.
Мамадыш районындагы балалар бакчаларында дежур группалар эшли. Анда 52 сабый йөри.

Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ