Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә көтелә

Габдулла Тукай әдәби музее  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичә оештыра.  К...

Габдулла Тукай әдәби музее  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичә оештыра.  Кичәгә милләттәшләребез, студентлар, укытучылар һәм зыялылар чакырыла. Чараның программасы белән безне музей директоры Гүзәл Төхвәтова таныштырды. 
Нәкый Исәнбәт Габдулла Тукай белән аралашмаган, ләкин аның күренекле замандашларының берсе булып тора.  «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә язучының кызы Йолдыз Исәнбәт катнашачак. Әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Лилия Мөхәммәтҗанова, язучылар Рабит Батулла, Камил Кәримов да көтелә.
«Кичәдә Нәкый Исәнбәт пьесаларыннан өзекләр күрсәтеләчәк,  аның сүзләренә язылган җырлар башкарылачак.  Нәкый Исәнбәт туплаган мәкальләрне белмәүче юктыр. Өч томлык «Татар халык мәкальләре» өчен ул  1968 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була»,- дип сөйләде  Гүзәл Төхвәтова.
Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли. «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре татар театрлары сәхнәләрендә бүгенге көннәрдә дә куела. Ул оста тәрҗемәче буларак Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып халык күңеленә кереп калган. Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап, сүзлек итеп бастыра. Унике яшеннән башлап, ул мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә халыкка кайтара.
Фәнни-әдәби кичә 31 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда узачак. Белешмәләр өчен телефон  +7(843) 590-86-67

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ