Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар, «Сәлам, Габдулла» флешмобына кушылыгыз!

Быел, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында  «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар яшьләре форумында хәбәр итәләр. Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – Опера һәм б...

Быел, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында  «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар яшьләре форумында хәбәр итәләр. 
Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – Опера һәм балет театры янында, икенчесе – Пушкин урамында. Флешмобның максаты – әлеге ике һәйкәл арасында кешеләр чылбыры сузу.
Чылбыр Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнарыннан узачак. Һәйкәл янында торган беренче кеше: «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта, һәм күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы кешегә тапшыра. Танышу шушы тәртиптә бара, ә соңгы кеше «Саумы, Габдулла», – дип, акцияне тәмамлый. Бу чылбыр – Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту. Сәлам, Габдулла! Без әле синең телдә сөйләшәбез!
Фото: vk.com/mintatsoy

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ