Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның белемен камилләштерү мәсьәләләре

Татарстан педагоглары мәгариф хезмәткәрләренең белемен камилләштерү системасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Казанның 3нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының...

Татарстан педагоглары мәгариф хезмәткәрләренең белемен камилләштерү системасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 
Казанның 3нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин рәислегендә 2019 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды.
Укытучыларның квалификациясен күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән  моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 12нче ноябреннән 6нчы декабренә кадәр «Татарстан Республикасында Электрон белем бирү» мәгариф порталында квалификация күтәрү турында электрон таныклыклар бирүне апробацияләү үткәрелгән иде. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Апробациядә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Арча педагогика көллияте, Социаль-гуманитар белем бирү үзәге базасында белем алучы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм укытучылары катнашты.
Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ