Укытучыларның шик-шөбһәләрен кире кактылар

Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты башлыгы Евгений Семченко «Комсомольская правда» радиосы эфирында укытучыларны мәҗбүри вакцинацияләү мөмкинлеген шәрехләде.

Аның сүзләренчә, прививка — ул һәрвакыт ирекле эш. Семченко шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә кешеләр анализларны сәламәт икәнлеген раслау өчен генә түгел, ә үз сәламәтлекләреннән чыгып та тапшырганнар

«Бу (коронавирустан прививка) һәр конкрет кешенең эше», — дип кире какты укытучыларның шик-шөбһәләрен Мәгариф министрлыгы вәкиле.

Добавить комментарий