Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылык штурвалында – 49 ел

Тормыш-яшәештә күптөрле һөнәр-шөгыльләр бар. Әмма алар арасында аеруча аерылып торганы – укытучылык. Ул – гади дә, бөек тә, куанычлы да, мәшәкатьле дә. Бу һөнәр ияләре, үзләреннән бигрәк, башкалар өче...

Тормыш-яшәештә күптөрле һөнәр-шөгыльләр бар. Әмма алар арасында аеруча аерылып торганы – укытучылык. Ул – гади дә, бөек тә, куанычлы да, мәшәкатьле дә. Бу һөнәр ияләре, үзләреннән бигрәк, башкалар өчен яши, хезмәт итә. Алар – хәтер, буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итүче затлар. Халыкның киләчәге шактый дәрәҗәдә укытучы-мөгаллимнәрнең бүгенге эшчәнлегенә бәйле. Алар да, гаиләдәге ата-ана кебек, җәмгыятьтәге яшь буын өчен җаваплы. Укытучы булу өчен белем-мәгълүматны, педагогик тәҗрибәне үзләштерү генә җитми, ә табигый сәләт тә сорала. Инсаннарны хөрмәт итмәгән, балаларны яратмаган зат чын мәгънәсендә укытучы була алмый. Хезмәтләреннән тәм табып, күңел канәгатьләнүе алып эшләгәндә генә озак еллар буе мөгаллимлек штурвалын тотып бара аласың. Куаныч ки, укытучыларыбыз арасында коеп куйган, бу һөнәрне үзенең гомелек юлдашы, яшәү мәгънәсе иткән шәхесләр шактый. Шундый фикадарь затларның берсе – Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Кәрим кызы Мулләхмәтова. Гадәттә, хатын-кызның яшен конкрет әйтүне бик хупламыйлар. Әмма бу очракта инде без, бераз әдәпсезләнеп булса да, бу мөхтәрәм ханымга бу көннәрдә 70 яшь тулуын да искәртәбез. Шуның ярты гасырын (төгәлрәге — 49 елын) ул мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Рәмзия ханым бүген дә элеккечә матур, күркәм, актив, балкып тора.
Безнең телебездә «Казан арты» гыйбарәсе еш кулланыла. Әмма, шәхсән, мин үзем ул төшенчәне бик аңлап та бетермим. Казанның «арты» булгач, аның «алды», «яннары» да булырга тиештер бит инде. Ләкин алар бик ачык түгел. «Арт» төшенчәсе бик матур да яңгырамый. Ш.Мәрҗани, Г.Тукай һәм башка бик күп олуг затларыбызны  биргән Биектау, Әтнә, Арча, Балтач якларын, ничектер, Казанның «арты» дип түгел, «алды» дип тә атыйсы килә.
Рәмзия Кәрим кызы да үзенең чыгышы, төп яшәеше белән шул мәшһүр тарафлардан. Туган, гомеренең зур өлешен уздырган төбәкләре дә – билгеле, истәлекле авыллар. Ул Арча районының Яңа Кенәр карьясендә бик тә мөхтәрәм, эшчән гаиләдә дөньяга аваз сала. Әнисе – берара укытучы да булган зат. Әтисе – агроном. Туган авылында урта белем алгач, Рәмзия  туп-туры Казан педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Студент елларында үзенең тырышлыгы, активлыгы, җыр-биюгә, сүз сәнгатенә осталыгы белән аерылып тора. Диплом алгач, ул узган гасырның 70 нче еллары башында туган авылы мәктәбендә дүрт ел физика укыта. Гаиләле булгач, атаклы Олы Мәңгәр карьясендә педагогик эшен дәвам иттерә. Биредә 15 еллап укыту дәверендә районның тәҗрибәле мөгаллимәсенә әверелә. Физикадан ачык дәресләр, төрле чаралар уздыра. 90 нчы еллар башында инде ул Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге мәктәптә физика, математика, химия дәресләрен алып бара. Шушы елларда татар теле укытучыларына ихтыяҗ  көчәя. Туган телен, мәдәниятен яхшы белгән Рәмзия ханым татар теле дә укыта башлый. 90 нчы елның урталарында Осиновода татар гимназиясе ачылгач, Рәмзия Кәрим кызын шунда күчерәләр. Аның тормышында бу – яңа чор кебек була. Бик тәҗрибәле физика укытучысы бөтен күңеле белән газиз туган телен, әдәбиятын, халкыбызның рухи байлыкларын яшь буынга җиткерергә омтыла. Филология өлкәсендәге белемен тулыландыру һәм камилләштерү өчен, Рәмзия ханым ул вакыттагы Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты каршындагы ике еллык махсус факультетта укый. Миңа бу курсларда укытырга да туры килде. Яңа Кенәр кызының тырышлыгына, кызыксынучанлыгына, үҗәтлегенә сокланып йөрдем.

Ике гасыр аралыгында Осиноводагы татар гимназиясе милли-мәгърифәти тормышның мөһим бер учагына әверелде. Биредә район, республика күләмендә төрле чаралар уздырылып торды. Мин дә аларның шактыенда катнаштым. Бу төр чараларның үзәгендә Рәмзия ханым булды: ул ачык дәресләр дә бирде, семинарлар да үткәрде, доклад-чыгышлар да ясады, кирәк вакытта биеп-җырлап та җибәрде. Аның балалар белән эшли белүе, аларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә мавыктыргыч гамәлләр кылуы хәзергәчә хәтердә калган. Шушындый ук нәтиҗәле эшчәнлеген Рәмзия Кәрим кызы Муллахмәтова инде менә 8 ел буена Казан шәһәренең Киров районындагы 137 нче урта мәктәбендә дәвам иттерә. Аеруча әдәбият-сәнгать-гыйлем әһелләре, журналистлар белән очрашулар оештыруга нык игътибар бирә, иҗади чаралар, конкурслар үткәрә. Аларда башка мәктәпләрдән дә укучылар һәм мөгаллимнәр дә еш катнаша.
Рәмзия ханым – үзендәге бай педагогик тәҗрибәне башкаларга җиткерү юнәлешендә дә үрнәк булырлык зат. Аның төрле дәрәҗәдәге семинар-конференцияләрдә ясаган чыгыш-докладлары, матбугатта, аерым алганда, «Мәгариф», «Мәгариф.РФ» журналларында басылган мәкаләләре тыңлаучыларның һәм укучыларның игътибарын һәрчак җәлеп итә. Тәҗрибә уртаклашу, мастер-класслар күрсәтү өчен аны төрле мәктәпләргә чакырып торалар. Әле ул, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач  төбәгенә барып, андагы мөгаллимнәргә (иң беренче чиратта, әлбәттә, тел-әдәбият укытучыларына) яңа технологияләргә корылган иҗади үстерелешле уку-укыту алымнарын, формаларын кулланып, ачык дәресләр үткәреп кайтырга да вакыт тапты. Юбилярыбызның бер язмасында мондый юллар бар: «Дуслар әллә ничә төрле була, диләр. Беренчеләре ризык кебек көн дә кирәк. Икенчеләре авырганда куллана торган дару шикелле. Һава кебекләре дә бар – аны сизмисең, тик ул гел синең белән бергә». Рәмзия ханым, мөгаен, боларның өченче төркеменә керәдер. Хезмәттәшләре, укучылары, якыннары аның үзләренә нәкъ «һава кебек» һәрчак кирәк булуын даими искәртәләр. Мондый дәрәҗәгә ия булу – адәм баласы өчен, әлбәттә, зур бәхет.
Туган телне саклау, өйрәнү – хәзерге вакытта иң мөһим һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Биредә гаиләгә аеруча зур бурычлар йөкләнә. Рәмзия Кәрим кызы, ана буларак, бу проблеманы инде шактый еллар буе күз уңында тота. Аның балалары, оныклары – чын татар балалары. Ике кызы да (Зөлфия һәм Лилия) Казан университетының татар филологиясе бүлегендә укыды. Хәзер әниләре үрнәгендә милли тармакта эшлиләр. Оныкларының дүртесе дә Казандагы татар гимназиясендә белем ала.

Рәмзия ханымның ярты гасырлык нәтиҗәле эшчәнлеге күптөрле рәсми бүләкләр белән дә билгеләп үтелгән. Ул – ил һәм республикабызның дистәләгән Мактау грамотасы, күкрәк билгесе иясе. Алар арасында Россия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан бирелгәннәре дә бар. Әмма аның өчен иң кадерлесе – үзе белем биргән, тәрбияләгән меңәрләгән-меңәрләгән укучыларының хөрмәт-ихтирамнары, җылы рәхмәтләре.
Уңган-булган, тырыш, җаваплы, ихласи һәм актив табигатьле Рәмзия Кәрим кызы Муллахмәтова үзенең гомер бәйрәмен зур һәм игелекле эш-гамәлләр белән каршылый. Милләткә, җәмгыятькә ярты гасыр буена армый-талмый хезмәт иткәне өчен бу фидакарь затка олуг рәхмәт хисләребезне юллыйбыз, исәнлек, бәхет телибез.
Рәмзия Мулләхмәтова бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддиннең түбәндәге гыйбрәтле сүзләрен еш искә төшереп тора: «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын!» Без дә тирән мәгънәле бу сүзләргә ихластан кушылабыз.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,

филология фәннәре докторы, КФУ профессоры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ