Логотип Магариф уку
Цитата:

Унберенчеләр кайсы фәнне күбрәк ярата?

Язга якынлаша барган саен һәр чыгарылыш сыйныф баласын, мөгаллимнәрне һәм ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе белән бәйле сораулар өермәсе биләп ала.Чыгарылыш сыйныф...

Язга якынлаша барган саен һәр чыгарылыш сыйныф баласын, мөгаллимнәрне һәм ата-аналарны бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе белән бәйле сораулар өермәсе биләп ала.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәк язмышын хәл итүдә иң хәлиткеч көн дә үтеп китте! Ник шулай дисезме? Нәкъ менә 1 февральгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучыларының һәркайсы, нинди фәннәрдән имтихан тапшырырга җыенуын әйтеп, гариза биреп өлгерергә тиеш иде. Гаризаларында имтиханны кайсы предметлардан тапшырачаклары төгәл күрсәтелүе мөһим иде, инде хәзер, икеле-микеле килеп, БДИ тапшырасы фәнне алыштыру мөмкин дә түгел.
Быел да рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру һәр чыгарылыш укучысы өчен дә мәҗбүри. Алардан кимендә минималь балл җыю XI сыйныф баласына гомуми урта белем турында аттестат алуга нигез булып тора. Ә укуын югары уку йортында дәвам иттерергә җыенганнар исә калган предметлар арасыннан үзенә тиешлесен сайлап алырга тиеш иде. Быел да дәүләт йомгаклау аттестациясен 14 фәннән тапшырырга була.
Урыннарда бу эш ничегрәк узды? Унберенчеләр кайсы фәннәргә күбрәк өстенлек бирде? Шушы соруларга беркадәр ачыклык кертү максатыннан без берничә мәгариф җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек.
Гөлшат Марс кызы ЗАКИРОВА,  Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:
– Соңгы елларда безнең Әтнә районында IX сыйныфтан соң укучыларның 60 – 70 проценты һөнәри уку йортларына китә. (Саф татар районы булгач, БДИның русча тапшырылырга тиешле имтиханнарыннан өркү дә бардыр инде.) Нәтиҗә буларак, БДИда катнашучы укучылар саны бик аз. 2019 елда биш урта мәктәпне бары тик 34 укучы тәмамлый. Шулардан һәр өч укучының икесе профильле математика тапшырачак. Сайлап алу фәннәреннән иң күп укучы (38%) физика фәнен тапшырырга җыена. Җәмгыять белеме һәм биология фәнен 29 процент укучы сайлады. Узган ел белән чагыштырсак, 2018 елда җәмгыять белемен сайлаучылар 41 процент тәшкил иткән. Ә физика фәнен сайлаучылар үткән ел азрак – 29 процент булган. Бу – уңай күренеш: димәк, техник белгечлекләргә барырга теләүчеләр өлеше, юридик, икътисади белем алучылар белән чагыштырганда, арткан.
Кагыйдә буларак, информатика, география фәннәреннән БДИ тапшыручылар Әтнә районында бик аз була. Мәсәлән, информатиканы инде ике ел рәттән бер генә сайлаучы да юк. География фәнен былтыр өч кеше тапшырса, быел берәү дә юк. Шунысы кызык: IX сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге нәкъ менә шушы фәннәрне сайлый. IX  сыйныфларның фәннәр сайлау өчен әле бераз вакытлары бар. Шулай да, беренчел мәгълүматлар буенча, быел IX сыйныфны тәмамлаучыларның  70 проценты информатика фәнен тапшырырга планлаштыра. Икенче урында – география фәне – аны 37 процент укучы сайларга җыена.
Бу парадоксны болайрак аңлаталар. Әлеге фәннәрне алдагы елларда уңышлы тапшырдылар. Имтихан материаллары, башка фәннәрнекенә караганда, җиңелрәк, дигән фикер бар. Ләкин икенче ягы да бар. XI сыйныфларда информатика, география фәннәрен сайлаучылар аз булу сәбәпле, бу фән укытучыларының IX сыйныфлар белән эшләргә вакыты күбрәк кала. Күрәсең, IX сыйныф укучыларын шул фәннәрне сайларга этәрү кебек күренеш тә бар. Мәҗбүри сайлату турында түгел сүз. Укучылар бит күбрәк игътибар булганны ярата.
Ольга Евгеньевна ЮШКОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсенең уку-укыту һәм методика бүлеге башлыгы:
– Бу уку елында районыбызда 362 чыгарылыш сыйныф баласы бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга ниятләп тора. Шулардан 321е –XI сыйныф укучылары, 41е – Суворов училищесын тәмамлаячак үсмерләр.
Башка еллардагы кебек үк, районыбызның быелгы чыгарылыш укучылары арасында да сайлап алынулы фәннәр арасында җәмгыять белеме, физика, биология иң популяр фәннәрдән санала. География һәм рус әдәбиятын сайлаучылар – иң азы. Һәр 13 нче баланың гына тарих фәнен сайлавы шулай ук уйландыра: тарих фәненнән БДИ тапшырырга җыенучылар хәтта инглиз телен сайлаучылардан да кимрәк. Тагын шунысы бар: быел укучылар, узган еллардагыдан үзгә буларак, математикадан бары бер төрдә генә БДИ тапшыра ала. Шулай да математиканы профиль дәрәҗәсендә тапшырырга җыенучылар саны база өлешен сайлаучыларга караганда ике ярым тапкырга күбрәк. Димәк, күбесе югары уку йортларында укырга җыена дигән сүз.  
Гөлүсә Шәүкәт кызы ӘХӘТОВА, Казандагы 171 нче урта мәктәп директорының милли мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары:
– 2018/2019 уку елында мәктәбебезне 25 укучы тәмамларга җыена. БДИ сынауларын уңышлы узар өчен, мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар тарафыннан бөтен шартлар тудырылды. Өстәмә дәресләр, электив курслар оештырылды. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, күмәк эш башкарыла.
Ел саен сынауларга үзгәрешләр кертеп торалар. Быел да укучыларны рус теленнән яңалыклар көтә. Җәмгыять белеме фәнен 11 укучы, физиканы –7, чит телләрне 3 укучы сайлады. Күргәнебезчә, өстенлек җәмгыять белеме фәненә бирелә. Бу инде укучының киләчәктә сайланасы югары уку йорты белән бәйле. 1 февральгә кадәр укучыларыбыз үзләре теләгән фәннәрне сайлады. Зур сынауны уңышлы җиңәрбез, дип ышанам.
Таһир САБИРҖАНОВ

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ