Логотип Магариф уку
Цитата:

Ветеран мөгаллимә әхлакка өйрәтә

Җәмгыять тарихында тәрбия эшенә битараф кеше булмаган һәм була да алмый. Шуңа да тәрбия кешелек җәмгыяте белән яшьтәш. Ул халык педагогикасы формасында туган, үскән һәм камилләшә барган. Шулай ук бала...

Җәмгыять тарихында тәрбия эшенә битараф кеше булмаган һәм була да алмый. Шуңа да тәрбия кешелек җәмгыяте белән яшьтәш. Ул халык педагогикасы формасында туган, үскән һәм камилләшә барган. Шулай ук балаларның холык-фигыльләре формалашуда халык педагогикасы традицияләре, тәрбия тәҗрибәсе хәлиткеч роль уйнаган һәм ул хәзер дә шундый ук әһәмияткә ия.
Бүген дә мәктәбебездә уку-укыту белән бергә укучыларга тәрбия бирү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Һәр атнаның атнакичендә мәктәпкә авылыбыз абыстае Рәшидә абыстай Әүхәдиева укучылар белән очрашуга килә.
Абыстай дигәч тә, дин сабаклары бирә икән дигән ялгыш фикер тумасын. Ислам диненең нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре чагылышы ята бит. Рәшидә абыстай әнә шуларны мәктәбебез укучыларына аңлаешлы итеп җиткерә, дини йолалар һәм аларның тәрбияви әһәмияте турында аңлата. Һәр очрашуның үз темасы була. Соңгы вакытта укучылар белән «Ислам дине һәм әдәп», «Өлкәннәрне хөрмәт итүнең нигезендә ни ята?», «Туган ягыңны беләсеңме?» кебек темаларга әңгәмә корылды. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларына үтемле җаваплар алды.
Гомере буе туган авылыбыз балаларына рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән ветеран укытучының бүген дә укучылар арасында булуы, бәһасез рухи байлыгыбыз җәүһәрләрен – кешелеклелек, миһербанлык, шәфкатьлелек кебек әхлакый кыйммәтләрне яшь буында тәрбияләүдә мәктәбебезнең бүгенге укытучылар коллективына булышуы олы хөрмәт һәм рәхмәткә лаек.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ