Логотип Магариф уку
Цитата:

VII Республика ифтарына волонтерлар теркәлә башлады

VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 500дән артык гариза кабул ителгән. Волонтерларны теркәү дәвам итә.Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләрен...

VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 500дән артык гариза кабул ителгән. Волонтерларны теркәү дәвам итә.
Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда «Казан Арена» стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
VII Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, оештырыла. Чарада традицион рәвештә Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, чит илләр консуллары, республиканың һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша. Моннан тыш, ел саен ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килә.
Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ