Логотип Магариф уку
Цитата:

VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумында тел сәясәте һәм милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр

1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һəм Татарстан районнарыннан 1000 артык делега...

1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һəм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.


Бөтендөнья татар яшьләре форумы фотосы Бөтендөнья татар яшьләре форумы фотосы

Бөтендөнья татар яшьлəре форумының матбугат хезмəте форумның программасы турыда хәбәр итә.


1 нче август көнне форум кысаларында делегатларга Казанның 1000-еллыгы музеена һəм Иске-Татар бистəсенə экскурссия оештырылачак. Бистә тарихы турында биредә яшəүче һəм эшлəүче кешелəр сөйлиячəк.


2 нче август көнне “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар житəкчелəре, шулай ук мәдәният һәм җәмгыять өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак.
3 нче август көнне 7 юнəлеш (“Бизнес”, “Тарихи хəтер”, “Тел сәясәте һәм милли мәгариф”, “Яңа мəдəният”, “Гаилə һəм тəрбия”, “Татарстан илчеләре”, “Медиа”) буенча дискуссион мəйданчыклары эшлəячəк. Һәрбер мәйданчык татар яшьлəренең үсеше турында тəкъдимнəр формалаштырачак.
4 нче август көнне Балтач, Телəче, Саба һəм Арча районнарына бару каралган.
5 нче август 11.00 кичке 22.00 кадəр “Черек күл” паркында “Печəн базары” заманча татар мəдəнияте фестивале узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ