VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Киләчәк» темасына багышлана

1-5 август көннәрендә  узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Киләчәк» темасына багышланган.  Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.  a6db6141-3e77-4c2c-acbd-2e14f9be3f4c
«Без бу форумның төп темасын «Киләчәк» дип атадык. Чөнки яшьләр  — ул безнең киләчәк», — дип белдерде форумның җитәкчесе Тәбрис Яруллин.

Форумның рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов форумда кабул ителәчәк резолюция максатлары турында сөйләде.   «Аңа караган тәкъдимнәребез бар инде. Ул киләчккә юнәлгән. Аның уртак темасы —  «30 елдан соң татар яшьләре, татарлар нинди булырга тиеш? Тулы канлы милли тормыш өчен нинди институтларыбыз булырга тиеш?».  Чараларның күбесе киләчәкне барлауга юнәлдерелгән», — дип белдерде ул.

Добавить комментарий