Логотип Магариф уку
Цитата:

VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены

14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра....

14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Өч көнлек прогрммага дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Мөслим районына сәфәр каралган. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр 4 төркемгә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:
1) Авыл кешесенең төп байлыгы булган җир белән эшләү ысуллары;
2) Хуҗалык итү төрләре (КФХ, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары);
3) Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре;
4) Татар авылының киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары.
Программаның икенче көнендә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районына сәфәр кылачаклар. Монда алар райондагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.
16 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ