Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел ул һәрчак якты өметләр бәйрәме!

2020 ел авырлыклары белән бергә зур уңышлар, иҗади җиңүләр һәм казанышлар алып килде. Безнең укучылар узган уку елында республика, регионара, Бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларда 57 призлы урын яула...

2020 ел авырлыклары белән бергә зур уңышлар, иҗади җиңүләр һәм казанышлар алып килде. Безнең укучылар узган уку елында республика, регионара, Бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларда 57 призлы урын яулап кайттылар. Район күләмендә 3 укучыбыз информатика, рус теле, рус әдәбияты, химия буенча БДИ ны 100 баллга яздылар. Алар арасында ике фәннән дә 100 әр балл җыйган (рус теле һәм информатика) Инсаф Фәйзрахманов белән без аеруча горурланабыз!

Шулай ук World Skills Халыкара эшче профессияләр конкурсының юниорлар арасындагы «Мода технологиясе» «Инженерлык дизайны», «Фрезерлык эше», «Балта эше», «Челтәрле һәм системалы идарә итү» компетенцияләрендә 6 балабыз катнашып, призлы урыннарга лаек булды. Укучыларыбыз арасында армспорт буенча Россия чемпионы да бар. “Созвездие”-“Йолдызлык” конкурсында вокал буенча I-II урыннар да безнең яшь талантларда. Күптән түген узган “Алтын хәситә” конкурсында безнең районның мәгариф проекты 300 мең сумлык грант отты.
Хөрмәтле коллегалар! Яңа ел ул һәрчак якты өметләр бәйрәме! Яңа ел һәр йортка сәламәтлек, иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен!
Илфат АХМАДУЛЛИН,
Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ