Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа күзәтү манарасы төзеләчәк

Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасындагы яңа инвестицион проектларга багышланган брифинг узды.Узган ел республикага инвестицияләр 29 илдән кертелеп, 400дән артык проект тормышка ашырылган.Жу...

Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасындагы яңа инвестицион проектларга багышланган брифинг узды.
Узган ел республикага инвестицияләр 29 илдән кертелеп, 400дән артык проект тормышка ашырылган.
Журналистларны аеруча яңа төзеләчәк күзәтү манарасы проекты кызыксындырды. Татартстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итүенчә, әлеге проект туристларны җәлеп итү өчен бик әһәмиятле. «Әлеге манара түбәтәй формасында булып, анда кафе-рестораннар, сувенир кибетләре урнашыр дип уйлыйбыз. Ә шәһәрне күзәтү мәйданы 120 кв метрны биләр дип көтелә. Манараны төзү урыны, техник мәсьәләләр буенча сөйләшүләр бара», - диде ул.
Мәгариф өлкәсенә кагылучы инвестицияләрдән фәнни кванториум проекты игътибарга лаек. «Интерактив, яңа технологияләр белем бирүдә яңа мөмкинлекләр ача, - ди Талия Илгиз кызы. - Әлеге фәнни үзәк «Казан ярминкәсендә» урнашыр дип көтелә, төрле урыннарга чыгып дәресләр күрсәтү мөмкин булачак. Россиядә мондый үзәкләрнең тиңдәшләрен тапмадык, шуңа күрә проектны тормышка ашырганда дөньякүләм тәҗрибәгә таянырга туры киләчәк».
Ләйсән НИЗАМОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ