Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа рекорд: Татарстанда рус теленнән диктантны 20 меңгә якын кеше язган

Татарстанда 20 меңгә якын кеше Тоталь диктант акциясенә кушылган. Бу хакта Татар-информда узган матбугат конференция барышында «Тоталь диктант» акциясенең Рус теле укытучылары һәм филологлар республик...

Татарстанда 20 меңгә якын кеше Тоталь диктант акциясенә кушылган. Бу хакта Татар-информда узган матбугат конференция барышында «Тоталь диктант» акциясенең Рус теле укытучылары һәм филологлар республика эксперт советы рәисе Ирина Александровская хәбәр итте.
«Быел Татарстан буенча рус теленнән диктантны 19 824 кеше язды. Исегездә булса, октябрь аенда акциядә 11 634 кеше катнашкан иде. Бу үсеш безне бик куандырды. Октябрь аенда Казан буенча диктантны 2,5 мең тирәсе кеше язган булса, быел бу күрсәткеч 6 меңнән артыгырак. Катнашучылар саны буенча без Мәскәүдән соң (7 меңгә якын кеше) икенче урында», - дип сөйләде спикер.
Республика буенча 900дән артык мәйданчыкта 8 яшьтән 90 яшькә кадәрге катнашучылар рус теленнән белемнәрен тикшергән. Иң кызыклы һәм массалы мәйданчыклар дип оештыручылар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын (252 катнашучы) һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсен (210 катнашучы) атадылар.
Гадәт буенча Халыкара акциягә республиканың барлык муниципаль районнары да актив кушылган. Татарстан буенча Арча (700 тирәсе катнашучы), Буа (800дән артык катнашучы) һәм Әлмәт (900дән артык катнашучы) районнарын аерып әйтсәләр, Россия буенча 10 иң актив шәһәр исемлегенә Казан (6 меңнән арыграк катнашучы) һәм Яр Чаллы (2 меңнән артык катнашучы) кергән.
Оештыручылар әйтүенчә, диктант язучылар күбесенчә тыныш билгеләрен куюда авырыксынганнар, аеруча да туры сөйләмгә кагылышлы урыннарда. Сүз хаталары “комбинезон” сүзендә һәм “гитарное бренчание” сүзтезмәсендә еш ясалган.
Татарстан буенча барлык эшләр дә каралган, бүгенге көндә нәтиҗәләрне базага элү белән шөгыльләнәләр.
Диляра БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ