Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллыда яшүсмер кыз югалган

Яр Чаллы шәһәрендә инде менә бишенче көн югалган яшүсмер кызны эзлиләр. 15 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.Кызның үзе белән Россия...

Яр Чаллы шәһәрендә инде менә бишенче көн югалган яшүсмер кызны эзлиләр. 15 яшьлек кыз өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.


Кызның үзе белән Россия һәм чит ил паспорты, җылы киемнәр һәм «косметичка» алуы мәгълүм. Яшүсмернең буе – 160 см, чәчләре – кыска, сары төстә. Чыгып киткәндә өстендә ачык көрән төстәге пәлтә, кара чалбар һәм ак шарф булган.


Яр Чаллыда балалар югалу очраклары бик еш була. Статистик мәгълүматларга караганда, ел башыннан анда егермедән артык бала югалган. Күпчелек очракта балалар ата-аналары белән конфликтка керү сәбәпле өйләреннән чыгып китә икән.


Әле 12 октябрьдә генә Чаллыда 12 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр чыккан иде. Бәхеткә, ул исән-сау килеш табылган. Аннан алданрак 11 июль көнне 15 яшьлек кызның өйдән чыгып китеп югалуы хакында хәбәр таралган иде. Ул кыз исә егете белән Санкт-Петербург шәһәренә киткән  булган икән. Аларны август азагында гына табып алганнар.


Ни өчен балалар ата-аналарын кайгыга батырып шундый юлларга баса соң? Әллә аларга килеп туган кыенлыкларны шулай хәл итү җиңелрәкме?


Психологлар әйтүенчә, баланың өйдән китүенә түбәндәгеләр сәбәп булырга мөмкин:


- ата-ана баланың аларга җиткерәсе килгән теләкләрен, ризасызлык белдерүләрен «ишетми», аңламый яки аңларга теләми;


- җәзадан курку. Әгәр ата-ана баланың ялгышлыклары яки ниндидер начар гамәле өчен каты җәза, куркыту ысуллары файдалана икән, берәр ялгышлык эшләгән очракта бала җәзадан куркып, өйдән качарга мөмкин;


-ата-ана белән көчле конфликтка керү;


- баланы артык кайгырту. Беренчедән, бала мөстәкыльлеккә өйрәнми, ә икенчедән, артык кайгырту кайчан да булса баланы туйдырырга, аның иреген кыса башларга мөмкин;


-үзенә игътибар җәлеп итү. Кайбер балалар моннан башка яши алмый һәм игътибар өчен барысын да эшләргә мөмкин;


-ата-ана арасындагы конфликтлар.


Ата-ана өчен югарыда китерелгән сәбәпләрнең кайберләре бөтенләй гаепсез кебек тоелырга мөмкин. Әмма уйланырга җирлек бар. Чөнки бер генә әти-әнинең дә газиз баласын югалтасы килми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ